Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

СВОда катнашучы питрәчленең хатыны: “Ул гына янымда булсын, башка бернәрсә дә кирәкми”

Руниса Альфировна сөйләгәннәрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Махсус хәрби операциядә катнашучы Рәмис Ә. хатыны Руниса борчылып, зарыгып көтүләрдән торган тормышы турында сөйләде.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

– Без ирем белән миңа 15 яшь булганда таныштык, ә ул яңа гына армиядән кайткан иде. Мин ул вакытта баскетбол белән шөгыльләнә, ярышларда катнаша идем, кич белән тренировкаларга йөрдем, шунда безнең күзләр очрашты да, мәхәббәт тарихыбыз башланды. Мин мәктәпне тәмамлагач, өйләнешергә булдык. Әтиәниләр бу уйдан кире кайтырга үгетләп тә карадылар, алар, әле иртә, укырга кирәк, диделәр. Мин карарымнан кире кайтмадым , ахыр чиктә алар ризалашты. Моңа бер тапкыр да үкенгәнем булмады, без менә инде 20 ел матур гомер итәбез. Әгәр дә үткәннәргә кире кайтып булса, кабат шулай ук эшләр идем.

Без тумышыбыз белән Түбән Кама районыннан. Өйләнешкәч, 2005 елда Питрәчкә күченеп килдек, кошчылык фабрикасында эшли башладык. Аны мобилизация буенча хәрби операциягә алганчы, бер цехта эшләдек. Мин, аны чакырырлар, дип уйламаган да идем, аңа 44 яшь, ул армиядә 1999 елда хезмәт иткән.

Башта моны өч айга, аннары ярты елга дип уйладык, ә хәзер инде аны мобилизацияләгәнгә ике ел узды. Бу ике елның һәр көне борчылып уза, башыңда бер үк уй белән йокыга китәсең һәм шул ук уй белән уянасың. Кызларымның һәр иртәсе: “Әти хәбәргә чыктымы?” дип сораудан башлана. Олы кызыбыз Инзилә медицина көллиятендә икенче курста укый, ул бик тырыш, аңа булачак һөнәре ошый, югары белем алырга тели. Кечкенәсе Анелия сигезенче сыйныфта, китап укырга ярата, археолог булырга хыяллана.

Сүз уңаеннан, без барыбыз да укырга яратабыз.

Иремнең махсус хәрби операциягә китүе безнең бөтен тормышыбызны үзгәртте, гадәтләр үзгәрде, хәтта ниндидер гореф-гадәтләр дә онытылды. Элек без барыбыз бергә китап кибетенә йөрергә ярата идек, һәркем үзенә китап сайлый иде. Бу безнең гаилә традициясе иде. Мин, ирем үз эшләре белән шөгыльләнгәндә, бакчада таганда утырып китап укырга ярата идем. Хәзер туктадым, укыйсы килми, вакытым да юк, бөтен өй мәшәкатьләре, бөтен көнкүреш минем өстә. Ирем махсус хәрби операциягә китү белән, йортта бер-бер артлы бөтен көнкүреш техникасы ватылды. Августта ул ялга кайтты, 2023 елдан бирле кайтканы юк иде. Аны гаилә хәле буенча җибәрделәр, әтисе үлде. Аның бөтен ялы эш белән үтте: чардуган куярга, өчесенә, җидесенә аш үткәрергә, йортны, базны, теплицаны тәртипкә китерергә кирәк иде. Мин йорттагы барлык ир-ат эшләрен көчемнән килгәнчә башкарырга тырышам, әмма кайвакыт бик авыр. Хәтерлисезме, кыш нинди булды, мин кар көрәп кул мускулларымны өздем. Ике ел эчендә 18 килограммга ябыктым. Иремнең махсус хәрби операция зонасында нинди бурычлар үтәгәнен, төгәл нәрсә эшләгәнен белмим. Ул миңа бернәрсә дә сөйләми, сиңа моны белергә кирәкми, ди, синең болай да мәшәкатьләрең күп, башыңны катырма, ди. Мин аның арыганлыгын сизәм, ләкин ул беркайчан да зарланмый. Мин ирем белән горурланам. Ватаныбыз хакына ул үз теләге белән аның өчен көрәшергә, безне якларга һәм сакларга китте. Мин монда кайбер иратларның эчкәннәрен, барларда салютлар аттырганнарын күрәм, миңа хәзер мондый яшәү рәвеше аңлашылмый һәм иремнең шул исәптән аларны да саклавы белән килешә алмыйм. Чын ирләрнең урыны хәзер анда.

Минем тормышым шалтырату, хәбәр, отпуск, аның кайтуын көтеп уза. Без берберебезне һәрвакыт яраттык, хәзер иң мөһимен аңладык: син үзең төзегән гаиләдән дә кыйммәтрәк дөньяда бернәрсә дә юк. Ул гына янымда булсын, миңа башка бернәрсә дә кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса