Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыерлы йорт - сыйлы йорт

Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов күп балалы гаиләнең хыялын тормышка ашырды – аларга сыер бүләк итте.

Ирина Куприянова һәм Евгений Ярмолинский гаиләсендә алты бала, алар Колай авылында яшиләр.
- Өч балабыз әле бик бәләкәй, алар сөт эчәргә яраталар. Ә кибеттә сөт бәясе, үзегез беләсез, кыйммәт, әлегә гаиләдә ирем генә эшли, мин балалар белән өйдә утырам. Шуңа күрә мин район башлыгына мөрәҗәгать иттем. Илһам Миңнеханович мине бик игътибар белән тыңлады. Тик мин хыялыбыз шулай бик тиз тормышка ашыр дип ышанып та җитмәгән идем. Сөенечебез бик зур, - дип сөйләде безгә Ирина Викторовна.
- Бу бик тату һәм хезмәт сөючән гаилә, аларның хыяллары чынга ашырга тиеш, шуңа күрә без бу гаиләгә Яңа елга шундый бүләк ясау мөмкинлеген таптык, - диде Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов.
Билгеле булганча, Яңа ел хыялларын Кыш бабай чынга ашыра. Һәм бу очракта да гаиләнең булачак ашатучысы Кыш бабай үзенең сихри таягын җиргә өч тапкыр бәргәннән соң гына пәйда булды. Буаз тана тиздән бозаулаячак. Шулай итеп, әлеге күп балалы гаилә икеләтә бүләк алды.
Күп бала анасы сыерны алырга улы Владислав белән килгән иде, кызганыч, кече балалары бераз авырып киткән, аларны өйдә олы кызлары белән калдырырга туры килгән.
- Олы кызыбыз Оксана исемле, аңа 15 яшь, ул тугызынчы сыйныфта укый, хәзер ОГЭга әзерләнә. Миңа өй эшләрендә булыша. Икенче улым Владислав миңа хуҗалыкта ярдәм итә. Безнең үгез, бозау, дуңгызлар һәм тавыклар бар. Мин йорт эшләре белән шөгыльләнгәндә, аларны Владиславка тыныч күңел белән ышанып тапшыра алам, ул аларны ашата да, эчертә дә. Бу шөгыль аңа бик ошый. Кызым Валерия быел беренче сыйныфка китте, Тимур һәм Алиса балалар бакчасына йөриләр, иң кечкенәсе Матвейга әле сигез ай гына. Безнең гаилә өчен хуҗалыкта сыер барлыкка килү – бик зур вакыйга. Мондый бүләк өчен Илһам Миңнехановчика бик рәхмәтлемен. Безгә ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт. Ирем механизатор булып эшләгән хуҗалык та безгә һәрчак ярдәм итә. - ди күп бала анасы Ирина Куприянова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса