Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыерны бушка диярлек алып булачак

Бүген шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар кайчандыр авыр хезмәттән курыкмыйча эшкә алынган кешеләр.

Хәзер алар, терлек үрчетеп, үзләрен табигый продуктлар белән тәэмин итеп кенә калмыйлар, гаиләләренә көн итәр өчен акча да эшлиләр. Терлекчеләр үз эшләрен дәвам итә алсын һәм аны үстерсен өчен еш кына читтән ярдәм кирәк. Хәзерге вакытта безнең районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча комплекслы программа эшләнә. “Ул, чыннан да, файдалы булсын өчен, бу өлкәдә эшләгән кешеләрнең фикерен ишетергә кирәк”, - дип саныйлар район хакимиятендә. Моның өчен алар шәхси хуҗалыклар башлыкларын түгәрәк өстәл артына фикер алышуга чыкырдылар. Кунаклар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм үз тәкъдимнәрен җиткерделәр.

- Бүгенге көндә мөгезле эре терлекләрнең баш саны кимү тенденциясе безне бик борчый, - дип билгеләп үтте очрашуда район башлыгы Илһам Кашапов.
Кечкенә авыллар үз хуҗалыклары хисабына яши. Әзерләнә торган комплекслы район программасының төп максаты - терлекчеләргә хуҗалыкларын үстерергә ярдәм итү.
Программаны эшләүчеләр, шәһәрчә тормыш рәвеше алып барырга күнеккән кешеләр, “казна” ярдәменә кызыгып, сыер сатып алыр дип уйламый. Чөнки эшен нульдән башларга карар иткән кешенең ниндидер мизгелдә тәҗрибәсе һәм сабырлыгы җитмәскә мөмкин. Ул чакта вакыт та, район бюджетыннан тотылган акчалар да бушка сарыф ителгән булып чыгачак. Хуҗалыкта инде сыер асраган, тәҗрибә туплаган, үз көчен һәм мөмкинлекләрен чынлап бәяләгән авыл кешесе генә ярдәмгә исәп тота ала.
Республика дәрәҗәсендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү өчен берничә программа инде эшли, шуңа күрә муниципалитет та велосипед уйлап табарга җыенмый. Район программасы гамәлдәгеләрен тулыландырачак кына, шул рәвешле ярдәмнең суммасы артачак.
Республика бүгенге көндә фермалар төзүдә, баш санын арттыруда һәм сыерлар асрауда ярдәм итә. Мәсәлән, авыл кешесенең хуҗалыгында кимендә өч сыеры бар икән, ул ферма төзү өчен 400 мең сумга өметләнә ала. Әмма шарт бар – ул терлекләрнең баш санын сигезгә кадәр арттырырга тиеш булачак. Терлекчедә ике сыер булса, аңа шул ук максатларга 200 мең сум акча каралган. Әмма ул терлекләрнең баш санын бишкә кадәр арттырырга тиеш.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗаларына товарлык сыерлар сатып алуга 30 мең һәм нәселле терлек сатып алуга 40 мең сум күләмендә компенсация бирә. Комплекслы район программасына да шундый пунктны кертергә планлаштыралар.
- Без ярдәмне арттырырга һәм инде өч һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга, дүртенче һәм аннан күбрәк сыер сатып алу өчен өстәмә 50 мең сум бүлеп бирергә тәкъдим итәбез, - дип белдерде эшче төркем әгъзасы, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Эдуард Штейн. Катнашучылар әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда бик актив катнаштылар. Кайберәүләр матди ярдәм ике сыеры булганнарга да, ләкин инде 30 мең сум күләмендә бирелсә, яхшырак булачак дигән фикерне белдерделәр. Мәсьәлә әлегә ачык кала.
Тик ничек кенә булмасын, математика гади, республика һәм район акчаларын бергә кушкач, сыерны бушка диярлек алып булачак.
Комплекслы программага саву аппаратлары сатып алу чыгымнарының 70 процентын каплау да керәчәк.
Хуҗалыклар өчен лейкозлы терлекләрен алмаштырганда да өстәмә ярдәм бар. Бу чаралар инде эшли һәм халык бу хакта белә. Әмма кайберәүләр республика дәрәҗәсендә дә, район дәрәҗәсендә дә ярдәмнән файдаланмый икән.
- Безне кәгазь эше куркыта. Кая барырга, нинди документлар җыярга, кемгә имза һәм мөһер куйдырырга икәнен белмибез, - ди терлекчеләр.
- Документларны тутыру өчен кирәкле барлык мәгълүматны һәм шаблоннарны без авыл җирлекләре башлыкларына тапшырачакбыз, сезгә эш җиңелрәк булачак, - дип җавап бирде Эдуард Штейн.
Программаны расланганчы авыл халкының теләкләре дә исәпкә алыначак. Кадерле укучыларыбыз, әгәр сезнең, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга район ярдәме чараларына карата эшлекле тәкъдимнәрегез бар икән, безгә социаль челтәрләрдә языгыз. Сезнең фикерегез игътибарсыз калмаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: АВЫЛДА БИЗНЕС