Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Сынамышлар буенча, Май чабу бәйрәмен күңелле итеп үткәрүчеләрнең елы да уңышлы була

    Май чабу бәйрәме бик борынгыдан килә. Ул табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган.

    Быел Май чабу атнасы 24 февральдән башла. (1 мартка кадәр дәвам итә). Бу атнаның һәр көне аерым әһәмияткә ия. Май чабу җиде көн бәйрәм ителә: һәр көннең үз исеме һәм мәгънәсе бар.
    Дүшәмбе - Май чабуны каршылау көне, халыкта ул "Очрашулар" дигән исем алган. Бу көнне хуҗабикәләр коймак пешерәләр.
    Традиция буенча, хатын-кыз беренче тәмле ашамлыкларны фәкыйрь кешеләргә бирергә һәм йорт хайваннарын яхшылап сыйларга тиеш. Шул рәвешле, йортка бәхиллек һәм җитешлек җәлеп ителә дип санала. Әлбәттә инде, бу көнне саламнан Май чабу карачкысы ясала. Карачкы Май чабу бәйрәменең үзен дә, салкын кышны да гәүдәләндергән. Соңгы көнне Май чабу карачкысын ритуаль учакта яндырганнар.
    Сишәмбе көне "Уеннар" дип атала. Бу көнне урамда күңел ачып йөриләр. Биредә төп игътибар өйләнешергә җыенган яшь парларга бирелә. Чаналарда "йөрү"ләр вакытында егетләр һәм кызлар үзләренең тормышлары бәхетле һәм үзара аңлашуга корылган булсын өчен, һичшиксез, үбешергә тиеш булган.
    Чәршәмбе көнне "Сыйлану" билгеләп үтелә - бу көнне гаиләләр хатынның әти-әнисенә кунакка баралар. Алар, гаилә җепләрен ныгытыр һәм туганнары белән киләсе елга да тату яшәр өчен, һичшиксез, кияүгә коймак ашатырга тиеш.
    Пәнҗешәмбе - Май чабу атнасының дүртенче көне, аны "Уен-көлке" дип атаганнар. Бу көнне урамда массакүләм күңел ачулар башлана, монда да игътибар үзәгендә - коймак.
    Җомга - Май чабуның бишенче көне "Әби киче" дип атала. Бу көнне кияүләр "җавап" кичәсе оештырганнар. Монда инде кияү кеше үзенең хатынының анасына карата хөрмәтен һәм кайнар мәхәббәтен күрсәтер өчен аны коймак белән сыйларга тиеш.
    Шимбә көн Май чабу атнасында халыкта "Печкәчәмдә кунакта" дигән атама алган. Киленнәр бу көнне үзләренең каен сеңелләрен коймак ашарга чакырганнар, аларга бүләкләр әзерләгәннәр. Соңгы вакытта, Май чабуның шимбә көнендә барлык туган-тумачалар бер табын артына җыелырга тырыша.
    Якшәмбе - Май чабуны бәйрәм итүнең соңгы көне. Аны "Кичерешү" дип атыйлар. Бу көнне кешеләр бер-берләреннән кичерү сораганнар, гафу үтенгәннәр. Христиан динен кабул иткәннән соң, бу көнне, һичшиксез, чиркәүгә барганнар. Кичерү үтенеченә җавап итеп, традиция буенча, "Ходай кичерер" дигән гыйбарә әйтәләр. Кичерү сорап, кешеләр Аллага баш ияләр, дингә ышанучылар алдагы дүшәмбедән башланачак уразага бәхиллек алалар.
    Халыкта исә бәйрәмне якты учаклар, кыш белән саубуллашуга һәм язны каршылауга багышланган шау-шулы җырлар һәм биюләр белән озаталар.

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: