Табиб су куллануга бәйле популяр мифны юкка чыгарды
Гастроэнтеролог кемгә өч литрдан да артык су эчәргә ярамавы хакында сөйләде.
Санкт-Петербургтагы «СМ-Клиника» гастроэнтерологы Анна Денисова өч литр суның сәламәтлек өчен файдасы турындагы популяр фикергә аңлатма бирде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Табиблар тәүлегенә 1,5-2 литр су эчәргә киңәш итә. Әгәр сез актив рәвештә спорт белән шөгыльләнәсез икән, 2,5 литр да, 3 литр да эчәргә мөмкин. Йөрәк-кан тамырлары системасында (әйтик, йөрәк эшчәнлегенең җиткелекле булмавы) патологияләр булган пациентларга, шулай ук аягы шешүдән интегә торган кешеләргә суны күп эчәргә ярамый», — диде табиб.
Анна Денисова сүзләренчә, өлкән яшьтәге пациентларның суны кирәгеннән артык эчү нәтиҗәсендә бөтен тәне шешенергә мөмкин. Моннан тыш, тәүлегенә 2 литрдан артык су эчү бөерендә патологияләр булган кешеләр өчен дә зыянлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа