Алга
  • Рус Тат
  • Табигать быел игенчеләрне янә сыный

    Яңгырлы һава торышы быел әле игенчеләргә урып-җыюны тулы куәткә алып барырга мөмкинлек бирми. Туктаусыз явып торган яңгырлар аграрийларны гына түгел, бөтен авыл халкын борчуга салды. Ашлык өлгерде, әмма аны, артык дымлы булу сәбәпле, җыеп алып булмый. Комбайнчылар һәм барлык кирәкле техника уракка әзер һәм үз сәгатьләрен көтә. «Агролак» ҖЧҖда аяз көннәрне көтеп кенә торалар, һәм шундый кояшлы көннәрнең берсендә уҗым арышын турыдан-туры суктыруга чыктылар.

    - Без урып-җыюга керештек инде, әмма яңгырлар аркасында эшне туктап торырга туры килде, - дип сөйләде хуҗалыкның баш агрономы Йосыф Идиятов, - менә сигезенче августта 140 гектар уҗым арышы басуында ашлык җыюны төгәлләдек. Безнең басуларда барлыгы дүрт комбайн эшли һәм аларга 1870 гектар мәйданда бөртеклеләрне җыеп алырга туры киләчәк. Бу көннәрдә «Полесье» комбайннарында комбайнчылар Георгий Калашников, Евгений Федотов, «Нива»да Мөдәррис Кәримов һәм Дмитрий Зигунов эшлиләр. КамАЗ машиналарында ашлык ташуда Артем Вәлиев, Евгений Домолазов һәм Айрат Бәйрәмов хезмәт куя.
    Әлбәттә, юеш һава торышы эштә уңайсызлыклар тудыра, әмма безнең игенчеләребез тәҗрибәле механизаторлар, бөтен көчләрен куеп эшлиләр, кояшлы көннең мөһим булуын аңлыйлар. Хәтта төшке аш вакытында да техниканы туктатмадылар, комбайнчы ярдәмчеләре һәм комбайнчылар төшке ашны чиратлап ашадылар. Һәр минут кадерле бит.
    Ындыр табагында да эш башланды, биредә нигездә ашлыкны чистартабыз һәм Балык Бистәсе икмәк кабул итү пунктына җибәрәбез.
    Монда ашлык чистарту өчен ике машина бар, төягеч тә эшли, аларда Сергей Павлов, Гуля Седифарова, Нина Сергеева һәм Надежда Домолазова хезмәт куя. Ындыр табагы эшчеләр белән тулысынча тәэмин ителгән.
    Көзге арыш чәчү өчен 100 тонна орлык салганнар инде, 15 августтан көзге чәчүгә керешәчәкбез, бу эш белән дә ашыга төшәргә кирәк.
    Бер ара безнең районда, “Заря" колхозында бер гаиләдән җиде кеше комбайнда эшләде. Бу Калашниковлар гаиләсе - гаилә башлыгы Николай Максимович, аның уллары Иван, Дмитрий, Александр, Николай, Георгий һәм кызы Елена. Кайсылары комбайнчы, кайсылары ярдәмче иде.
    Хәзер комбайн штурвалы артында Калашниковларның иң кечкенәсе Георгий гына, ул бу гаиләдә тугызынчы бала.
    - Мин комбайнчылар гаиләсендә үстем, шуңа күрә үзем дә бу һөнәрне сайладым, - диде Георгий, - һәм моңа бер дә үкенмим. Миңа бит кыр, яңа икмәк исе, кошлар сайравы балачактан таныш.
    Мин кечкенәдән эшкә өйрәнеп үстем, башта олы абыем Иванда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем, 1991 елдан инде үзем комбайнчы, берничә ел минем ярдәмчем булып улым Николай эшләде, хәзер ул укуда.
    Әлбәттә, төрле еллар булды, яңгырлар да яуды, ләкин мондый җәйне хәтерләмим, - ди тәҗрибәле комбайнчы.
    Мөдәррис Кәримов та тәҗрибәле механизатор, быел ул 38 нче тапкыр уракта катнаша.
    - Башта мин Рәшит Хәйруллинның ярдәмчесе булып эшләдем, - дип сөйләде ул, - безнең беренче комбайныбыз «Сибиряк» маркалы иде. Аннары үзем комбайн штурвалы артына утырдым, ул кабинасыз гына «Нива» комбайны иде. Шулай килеп чыкты, мин гомерем буе «Нива» штурвалы артында. Әле тагын азык җыю комбайннарында да эшлим. Әйе, сезон бик катлаулы, уңышны югалтуларсыз җыеп алырга тырышабыз.
    Евгений Домолазов озак еллар тәгәрмәчле тракторларда эшләгән, менә өч ел шофер булып хезмәт куя.
    - Туфрак йомшак, шуңа да басуга кермибез, комбайннар ашлыкны бушатырга кыр читенә чыгалар, әлегә килеп туган хәлдән менә шулай чыгабыз, - диде Евгений.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: