Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тагашево авылыннан Екатерина Трифонова район газетасына гомер буе языла

Аңа почтальон белән дә бәхет елмайган, безнең басманы аңа вакытында, тоткарлыксыз китерәләр.

Фото: © Инесса Егорова / «Питрәч-информ»

Тагашево авылында Космонавтлар урамында 86 яшьлек Екатерина Трифонова яши, аның өчен район газетасы инде озак еллар - иң якын дус, мәгълүмат чыганагы һәм рухи азык. Аңа почтальон белән дә бәхет елмайган, безнең басманы аңа вакытында, тоткарлыксыз китерәләр.

Элек газетага аның әтисе языла торган булган, аннары үзе языла башлаган, ә хәзер бу турыда оныгы кайгырта. Ул инде әбисенә икенче яртыеллыкка газета яздырткан.

– Укырга яратам. Газетаны китерүгә башыннан ахырына кадәр кызыксынып укып чыгам. Менә, тракторчылар кырга чыктылар, ә шәһәр кешеләре авылга кайта башлады, авыл эшләре белән шөгыльләнә башладылар, – дип сөйли Екатерина Александровна. – Ә иң мөһим яңалык, районда власть алмашынды, Илһам Кашапов район башлыгы вазифасыннан китте. Ул безнең районны алты ел җитәкләгән, бу вакыт эчендә күп эшләр башкарган, дип язалар. Мин аны берничә тапкыр күрдем. Бездә кибет ачылганда килгән иде. Мине, беренче сатып алучы буларак, анда фотога да төшерделәр, минем фото газетада басылып чыкты. Яшьләр хәзер газета укымый диярлек, барысын да телефоннан карыйлар, – диде елмаеп пенсионер.

Ул газетадагы язмаларны укып чыккач, танышларын юбилейлары белән котламаганнар микән, дип соңгы биткә туктала. Газетадан кисеп алган кайбер язмаларны аерым саклый, аны да туган көне белән якыннары котлаган булган.

«Миңа да якыннарым телефон бүләк иттеләр, ә мин анда нәрсә аңлыйм? Минемчә, газета күпкә яхшырак».

Екатерина Трифонова гомер буе фермада эшләгән, башта сыер савучы, аннары бозау караучы булган. Ире белән ике бала үстергәннәр, кызлары, кызганыч, инде исән түгел, шулай ук ире дә гүр иясе. Аның улы, ике оныгы, ике оныкчыгы, инде бер оныкчыгының да баласы бар икән. Алар еш кына әбиләренә кунакка киләләр, аңа өйдәге эшләрдә ярдәм итәләр. Аның кечкенә генә бакчасы бар, анда хуҗабикә бу язда чөгендер, кишер, кыяр утыртырга, карлыган куакларын һәм башка җиләкләр үстерергә, аларны карарга уйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса