Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тагын рекорд куярга җыенабыз

20 июльдә Питрәчтәге Наратлык урманында “Скорлупино” Бөтенроссия фестивале узачак. Вакыт аз калып бара, фестивальнең скорлупино.рф рәсми сайтында теркәлеп, бушлай электрон билет алырга онытмагыз.

Фестиваль программасы 13 сәгатьтә башлана. Бу вакытта үз эшен “Ско-ко парк” башлап җибәрәчәк, халык һөнәрчелеге буенча мастер-класслар узачак һәм балалар өчен концерт программасы старт алачак. Иң кечкенә кунаклар өчен безнең фестивальдә беренче тапкыр махсус балалар мәйданчыгы оештырылачак, аны “Чебешләр уены” анимацион программа ачып җибәрәчәк. Ул балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен исәпләнгән, анда балалар спорт ярышларында, милли уеннарда, мастер-классларда, конкурсларда катнаша алачак. Безнең фестивальгә “Мин-блог” Россия фестиваленең яшь блогерлары һәм башка шәһәрләрдән 20дән артык блогер киләчәк. Моннан тыш, бу көнне Питрәчкә “WorldSkills” флагы кайтачак һәм аңа Питрәч җирендә булу символы буларак, безнең район гербы тамгасы төшереләчәк.
Кулинария темасын мастер-класслар дәвам итәчәк. Сезне иң көтеп алынган флешмоб һәм Россиядә иң зур йомырка тәбәсе әзерләү көтә. Яңа рекорд өчен 7777 йомырка кулланырга планлаштыралар, ә тәбәне быел район җитәкчеләре командасы әзерләячәк. Фестивальдә шулай ук төрлек әзерлектәге катнашучылар өчен профессиональ тренерлар дәртләндергеч ZUMBA тренировкасы үткәрәчәк, “Скорлупино утары серләре” квестын узарга мөмкин булачак. Фестивальның хед-лайнерлары Доминик Джокер, Бабек Мамедрзаев һәм эстраданың яңа яна башлаган йолдызы, бу көннәрдә беркемнең дә теленнән төшмәгән Лэйна булачак. Бу әле барлык сюрпризлар да түгел. Безнең районда беренче тапкыр “Джива” театрыннан искиткеч кичке утлы тамаша көтелә. Үзегез килеп күрегез.

“Скорлупино” Бөтенроссия фестивале программасы:
13.00 – “Ско-ко парк”, халык һөнәрчелеге мастер-класслары, балалар концерт программасы;
13.00-13.10 – Кунакларны сәламләү, “Скорлупино” утарында балалар бәйрәме ачылу;
13.00-14.30 – Балалар өчен анимацион программа;
14.00-14.30 – Кошчылар өчен Workshop;
13.00-15.00 – Питрәч районының үзмәшгуль эшләнмәләре күргәзмәсе, программа буенча мәгълүмат бирү;
14.30-15.20 – Командаларны тематик тәкъдим итү;
15.20-15.40 – Балалар зонасында анимацион программа, сабын күбекләре шоуы, “Йомырка турында” фәнни шоу;
15.20-17.30 – Кулинария мастер-класслары;
15.40-15.50 – Кулинария флешмобы һәм рекорд турында мәгълүмат;
15.50-16.00 – Таба белән йөгерүләр;
16.00-16.20 – Фестивальне оештыручылар һәм кунаклар арасында гастрономик баттл;
16.00 – Төп сәхнәдә концерт программасы;
16.00-16.20 – Зумба, “Скорлупино утары серләре” квесты;
16.00-18.00 – Командалар өчен ярышлар (программада иҗади, спорт, интеллектуаль, гастрономик биремнәр);
16.20-18.00 – Фестиваль уеннары;
17.30-18.30 – Рекорд кую һәм дегустация;
18.00 – Командаларны бүләкләү тантанасы;
18.30-19.30 – Доминик Джокер концерты;
19.30-19.40 – Лотерея;
19.40-20.40 – Бабек Мамедрзаев концерты;
20.40-22.00 – Бию программасы, салют һәм утлы шоу.


Реклама хокукында. 0+

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса