Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Талант хуплауга мохтаҗ

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча безнең район башлыгы Илһам Кашаповка бүләк тапшырдылар.

Татарстанның милли яшьләр иҗади элитасын булдыруга керткән өлеше өчен “Созвездие–Йолдызлык” фестивалендә миллиончы катнашучы хөрмәтенә диплом һәм истәлекле бүләк белән аны фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов бүләкләде. Ул фестивальгә һәм аның яшь катнашучыларына ярдәм күрсәтүе өчен район башлыгына рәхмәт белдерде, шулай ук безнең районда сәләтле балаларның күп булуын билгеләп үтте. Алар арасында консерватория студентлары, ГИТИСны тәмамлаучылар, “Восторг” триосы кебек төрле еллардагы “Созвездие” лауреатлары һәм җиңүчеләре – Зилә Гибатова, Юля Макарова, Руфинә Хәлиуллина, һәм шулай ук солист Игнат Изотов бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса