Алга
  • Рус Тат
  • Талантны авылда да үстерергә була

    Бүген без газета укучыларыбызга районның иҗади тормышын баетучы, тамашачыга бәйрәм бүләк итүче яшь һәм талантлы кешесе турында сөйләрбез. Ләйсән Сәгыйрова район мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли, күпләр аны райондагы барлык тантаналы чараларның алыштыргысыз алып баручысы, сценарист и режиссер буларак белә.

    Ләйсән Сәгыйрова район мәдәният йортының иҗади гаиләсенә инде 12 яшендә үк килә. 6 нчы сыйныфта укыганда ул балалар сәнгать мәктәбендә шигырь укучылар конкурсында катнаша, анда аны район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Наталья Кадриева күреп ала һәм кызга яңа ел бал-маскарадын алып барырга тәкъдим итә. Әлбәттә, ул бик шатланып риза була. Соңрак Ләйсән ел саен җәйнең беренче көнендә үткәрелә торган балалар Сабантуйларында да алып баручы буларак чыгыш ясый. Ә югары сыйныфларда җәйге каникулларда район мәдәният йортында җәмәгать эшлеклесе буларак эшли башлый.
    Район үзәгенең икенче мәктәбен тәмамлаган кыз бер дә икеләнмичә документларын Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына тапшыра. Кызның әти-әнисе тормышларын төгәлрәк һөнәрләргә багышлаган, шулай да кызларының мәдәняит өлкәсен сайлавын хуплыйлар. Бакалавр дипломын яклагач, ул район мәдәният йортына методист булып урнаша, параллель рәвештә читтән торып уку бүлегендә халык-сәнгать мәдәнияте магистры гыйльми дәрәҗәсен ала. Ләйсән Сәгыйрованың хезмәт стажы 9 елга якын, узган елдан сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкара.
    - Тамашачылар сәхнәдә барган тамашаны гына күрә. Бер концерт программасы артында никадәр хезмәт торуын белми дә кала: номерларның, эпизодларның күп санлы репетицияләре, сценарийның язылуы, төзәтелүе тамашачы күзеннән читтә. Безнең иҗат коллективы - бик бердәм, тату, без тамашачыларны сөендерергә, яңа идеяләр белән шаккатырырга, күтәренке кәеф һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итәргә телибез, - дип билгеләп үтте Ләйсән Сәгыйрова.
    Ләйсән, Питрәч җирен бик яратам, ди.
    - Мин шәһәрдә укыганда эш турында бик күп кызыклы тәкъдимнәр булды, шәһәрдә калуымны да сорадылар. Тик өйгә кайттым, һәм моңа бер дә үкенмим, - диде Ләйсән. - Үзем Казанда тусам да, язмыш кушуы буенча гаиләбез белән монда күчеп кайттканбыз, яшь ярымлык чакта ук мин Питрәч кешесе булып куйганмын. Мин үземне башка җирдә инде күз алдына да китермим, шуңа күрә дә бөтен күңелем белән бу җиргә мәңгегә тугры. Тикмәгә генә туган көнем Питрәч районы оешу көне белән туры килмидер. Елдан-ел үземнең эшемне ныграк ярата гына барам, аның минем гомерлек һөнәрем икәненә инанам. Мин үз иҗатым белән кешеләргә шатлык китерә алуыма бик шатмын һәм бик бәхетлемен.
    Талант булса, аны кайда да үстерергә була. Иҗат өчен чикләр юк. Өстәвенә, безнең районда эшләү өчен барлык шартлар да бар. Яшь чакта, үз белемең, энергияң, тәҗрибәң белән уртаклашу мөмкинлегең барында, тирә-юньдәгеләрне рухландыра алганда авылга кайтырга кирәк, дип уйлыйм мин. Безнең районда бик күп яшь белгечләр эшли. Безгә килгән практикантларны без төрле яклап җәлеп итәргә тырышабыз, аларга районнарда да мөмкинлекләр күп булуын аңлатырга тырышабыз, әлбәттә инде, һәр эштә дә теләк кирәк.
    Ләйсән Сәгыйрова әлегә кияүдә түгел, әмма үзе әйтүенчә аның инде 27 баласы бар - ул җитәкләгән балалар-яшүсмерләр иҗаты клубында тәрбияләнүчеләр бу. Ләйсән Даниловна балалар белән сөйләм техникасы, аның темпы, тавыш кую, сулыш алу, интонация белән шөгыльләнә. Биредә бик кечкенә, өч яшьлек укучылар да, югары сыйныф укучылары да бар. Алар төрле масштаблы фестивальләрдә һәм конкурсларда катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.
    Язмабызның героенда сүзгә карата мәхәббәтне татар теле укытучысы Валентина Николаевна Никитина тәрбияләгән.
    - Мин беренче сыйныфта укыганда аның шигырь укуын шулкадәр яратып тыңлый идем, - дип искә ала Ләйсән Сәгыйрова. – Бүген күп кенә таныш шагыйрьләр миңа үз шигырьләрен җибәрәләр һәм

    аларны музыка астында укуымны сорыйлар. Мин һәр сүзне күңелем аша үткәрәм, тыңлаучыга бөтен хис-тойгыларымны җиткерергә тырышам, - дип билгеләп үтте Ләйсән.
    Питрәчлеләр аның ничек укуын күп тапкыр ишеткәндер. Ул күңелнең иң тирән кылларын кузгата.
    - Мин Валентина Николаевна Фадеева, Валентина Николаевна Никитина, Римма Александровна Дәминова һәм, әлбәттә инде, Кадриевлар гаиләсенә - Илдар Галиевичка һәм Наталья Витальевнага бик нык рәхмәтлемен, алар, миңа, ул вакытта әле бик яшь кызга, гаҗәеп сәнгать һәм мәдәният дөньясын ачты, тормышта ышанычлы юл күрсәттеләр, - диде Ләйсән Сәгыйрова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: