Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Таләпләр катгый, җаваплылык котылгысыз

9 декабрьдә дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен билгеләп үтәләр. Ул 15 ел элек игълан ителде һәм шуннан бирле ел саен бу өлкәдәге эшкә йомгак ясау, нәтиҗәләр һәм проблемалар буенча фикер алышу өчен сәбәп булып тора. Әлеге көн алдыннан ришвәтчелек куркынычы зур булган өлкәләр турында, шулай ук коррупциягә каршы көрәштә hәртөрле чараларны арттырып кына нәтиҗәгә ирешеп булуы турында баш редактор Ольга Шәрипова коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия рәисе, район башлыгы Илһам Кашапов белән сөйләште.

- Ел ахырында безнең газетада антикоррупцион эш нәтиҗәләре турында язу гадәткә керде. Районда инде берничә ел антикоррупцион программа эшли. Шуңа күрә беренче сорау - профилактик эштә уңай динамика бармы?
- Бездә чыннан да коррупцияне кисәтүче төрле дәрәҗәдәге чаралар күп үткәрелә. Сүз очрашулар, семинарлар, түгәрәк өстәлләр һәм яшьләр, мәктәп укучылары өчен оештырылган чаралар турында гына түгел. Ел саен төрледән-төрле чаралар үткәрелә, закон кырыслана гына бара. Республика районнарында елга ике тапкыр җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә социаль-икътисади мониторинг үтә, анда күрсәткечләрнең берсе - структураларда ришвәтчелек һәм вазыйфаи вәкаләтләрдән файдалану. Күпчелек питрәчлеләр, тулаем республикадагы кебек, ришвәтчелекнең ЮХИДИ һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләре арасында киң колач алуын билгеләп үтә. Шулай ук мәгариф, төзелеш өлкәсе лидерлар арасында. Шулай да Питрәч районында ел дәвамында “Ришвәт алу” статьясы буенча бер генә җинаять тә теркәлмәде.
- Агымдагы елның һәм якын киләчәкнең нинди яңалыкларын иң әһәмиятлеләре дип санарга мөмкин?
- Бүгенге көндә ришвәтчелек куркынычын бетерү өчен күп эш башкарыла. Шулай итеп, муниципаль вазыйфаларны һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын башкаручы затларның шәхси эшләрен алып баруга кагылышлы чаралар күрелде, әлеге вазыйфаларга билгеләнгәндә бирелә торган анкеталарда булган мәгълүматларны контрольдә тоту катгыйланды. Муниципаль хезмәткә беренче тапкыр килгән муниципаль хезмәткәрләр махсус укулар уза, аннары алар hәрдаим үз квалификацияләрен арттыралар. Ведомство карамагындагы оешмаларның сату-алу эшләре даими рәвештә анализлана һәм җәмәгать фикеренә чыгарыла, барлык хезмәтләр дә төгәл регламентлаштырылган. Президентыбыз Владимир Путин билгеләп үткәнчә, коррупциягә каршы уңышлы көрәш өчен илебездә ришвәтчелек хәзерге кебек тормыш нормасы түгел, ә әхлаксызлык булып кабул ителә торган хәл булдырырга кирәк. Моңа ирешү өчен эшне барлык юнәлешләрдә дә алып барырга кирәк. Мисал өчен, районда елына 132 мең квадрат метр торак торгызылган, әмма кешеләр әле мәктәпләр һәм балалар бакчалары җитми, болар барысы да коррупцион ситуацияне генерацияли, әмма бәхеткә, андый очраклар булдырылмый.
- Бездә балалар һәм яшьләр арасында үткәрелә торган ришвәтчелеккә каршы көрәш эшен ничек тасвирлый аласыз?
- Ул яшүсмерләргә дә, кече сыйныф укучыларына да кагылып, җитәрлек дәрәҗәдә үткәрелә. Балалар, тематик чаралар кысаларында, коррупциягә каршы үзенә күрә “прививка” алалар, аларга гади мисаллар белән намуссыз булу начар, моның белән көрәшергә кирәклеген аңлаталар. Аларда дөрес позиция формалаша. Һәм һәркем өчен кулай булган: яшьләр өчен интеллектуаль уеннардан алып балалар театры спектакльләренә кадәр формалар сайлап алына. Коррупциясез, дөрес кыйммәтләргә ия булган җәмгыять формалаштыру да киләчәктә зур роль уйнаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X