Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татар Казысы авылында фронттан килгән хат саклана

Бөек Ватан сугышы илебездәге бер генә гаиләне дә читләп үтмәгән, шулай ук безнең гаиләне дә. Аларның истәлекләре бүгенге көндә дә саклана. Мәсәлән, Халитов Мөхәммәтгали Халит улыннан сугыштан килгән хат аның туганнарының гаилә архивында саклана.

Мөхәммәтгали бабай минем әбинең җизнәсе булган. Ул 1908 елда туган. Авылда яшәгән, эшләгән, 1926 елда Маһитап әби белән гаилә корган. Якты хыяллар белән яшәгән. 1931 елда коллективлаштыру башлангач, үзе теләп "Туйбахтин" колхозына кергән. Ат җигеп кыр эшләрендә эшләгән: җир сукалаган, чәчкән, тырмалаган, терлекләргә азык ташыган. Гаилә дә ишәйгән, кызлары Фатыйма, уллары Шәмсевәли, Габделхәй, Сөләйман туган. Балаларын кечкенәдән тәртипле итеп, эшкә өйрәтеп үстергәннәр. Мөхәммәтгали бабай сугышка кадәр бригадир булган. Аның кул астында атларның 4 нче бригадасы була. Бу бригада эшче крестьян Кызыл Армиясе өчен нәселле атлар үрчетү белән шөгыльләнгән. Мөхәммәтгали бабай берничә колхозчы белән 1941 елның июнендә Мәскәүгә Авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә барган. Бу шулай ук аларның яхшы уңышлары турында сөйли. Мәскәүдә Калинин белән очрашып сөйләшкән, Сталинны күргән. Мәскәүдән кайтып җитү белән - сугыш! Ул үзе теләп сугышка киткән. Дәүләт бүләкләренә лаек булган. Кызганыч, аның фотографияләре сакланмаган. Бердәнбер ядкәрь ул да булса өчпочмаклы солдат хаты. Бу хат 1941 елның 19 декабрендә язылган. Хатта Мөхәммәтгали бабай барча туганнарына да бик күп сәлам җиткерә. Хатыны Маһитап, уллары Шәмсевәли, Гәбделхәй, Сөләйманга, кызлары Фатыймага, хәтта бабасы Борханетдингә (ул хатыны Маһитапның әтисе). Әбисе Хаҗига, Мәликә балдызына һәм әле тәпи генә йөри башлаган Үлмәскә, күршеләрен дә онытмаган, аларга да бик күп сәламнәр юллаган. Хатта фронттагы хәлләр турында әйтмәгән, күрәсең өйдәгеләрне борчырга теләмәгәндер. Чөнки 1941 елда Кызыл Армия частьләре зур югалтулар кичергән, корал, азык-төлек җитешмәгән, чигенергә туры килгән. Мөхәммәтгали бабай үзенең хатында гаиләсеннән хатлар килмәвен язган. Моның сәбәпләре түбәндәгеләр булырга мөмкин. Беренчедән сугыш вакытында фронт буенча күчеп йөрүләр, аның дошман кулына эләгүе яки юк ителүе дә мөмкин бит. Икенчедән, фронттан хат килмәгәч, гаиләсе дә адресын белмәгән. Үзе сугышта булса да ул гаиләсен кайгырткан. Кызы Фатыйманың һәм үзенең сугышка киткәнче колхозда эшләгән көннәрен бригадирдан барып тикшерүне үтенгән. Сугышка кадәр дә, сугыш елларында да таякка эшләп йөргәннәр. Таяк дип ул чорда эшләгән өчен язылган хезмәт көненә әйткәннәр икән. Сугыш елларында хезмәт көннәре тулмаганнарны мәҗбүри эшләргә тартканнар. 12 яшьтән ул елына 150 көннән дә ким булмаска тиеш була. Елга бер мәртәбә хәзмәт көненә карап колхозчыларга икмәк, яшелчә, бал һәм башка төрле азык-төлек биргәннәр.

Хатта шулай ук гаилә кирәк-яраклары өчен 200 сум акча салуын әйтә. Бу хат Халитов Мөхәммәтгали бабайның фронттан язган соңгы хаты. Ул Мәскәүдән җибәрелгән. 1941 елда төп бурыч Мәскәү шәһәрен саклап калу була.

Халитов Мөхәммәтгали Халит улы 1124 укчылар полкы, 334 укчылар дивизиясендә хезмәт иткән. 1942 елның 26 февралендә Тверь өлкәсе Торопец шәһәре янындагы сугышта батырларча һәлак булган. Бу шәһәрдә сугышта һәлак булганнарга һәйкәл куелган.

Бөек Ватан сугышы беткәнгә күп еллар үтсә дә, аларны онытырга ярамый. Алар безнең якты киләчәгебез өчен көрәшкән.

Татар Казысы авылыннан сугышка 204 ир-ат китә. Шуларның 97се сугыш кырында мәңгегә ятып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса