Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Татар Казысы авылында яшәүче Зәһия Рәхмәтуллина: “Гомеремнең якты мизгелләре”

    Һәр кешенең язмышы серләр тулы китап кебек. Шуңа да Зәһия апа сөйләгәннәрне, бәлки бу турыда язармын да әле диеп, кызыксынып, игътибар белән тыңладым.

    "Алты бала табып үстердем, барысына да исемнәрне ирем Габделгазизем кушты. Балага йөкле икәнемне белүгә, исем эзли башлый иде инде. Әнием еш кына көлә иде, Газиз бик уйчанланып китте әле, тагы исем эзлидер инде дия иде. Беренче кыз балабызга Фәния дип кушты. "Ник Фәния соң?" дигән соравыма: "Үзем беләм", дип кенә куйды. Улыбызга Әхәт исемен бирде, тик бер-ике айдан борчыла башлады: "Авыл тулы Әхәт икән бит! Малайның атын алыштырырга туры килер ахрысы", дип йөри башлагач, "Ярар инде әтисе, кайсы Әхәт дигәнгә, Габделгазиз Әхәте диярләр дә, синең дә исемеңне әйтергә бер сәбәп кенә булыр", дигәч тынычланып калды. Әнәскә дә, Фәүзиягә дә исемнәрне бик озак уйлап йөрде. "Гел син генә исем кушасың берсенә булса да үзем кушам әле", диеп, Рушаниягә, күрше Гайшә апаның тәкъдиме белән, үзем кушкан идем, ошатмады. Алтынчы балага узганымны белгәч, тагы дәртләнеп-дәртләнеп исем эзли бу. Кыз бала туды..."Дөньядагы иң матур исемне бирәм мин аңа" дип, Өммегөлсем кушты. Әй балаларны ярата иде инде! Берсе генә өйдә булмаса да, эче поша иде. Колхоздагы бердәнбер машинаның шоферы иде бит, кунып кала, төнлә генә кайтып керә торган юлларда да еш йөри иде. Бервакыт төнге икедә кайтып керде бу. Фәния күрше балалары белән уйнап йөреп, шунда кунып калган иде. Юлдан кайткан көенә иң элек йоклаган балаларын барлап, ачылган юрганнарын ябып, башларыннан сөеп чыкты да: "Ә Фәния кайда?" - ди. Әйттем. Бик орышты инде! "Күрше оланы мәллә ул, нишләп анда йоклап ята?", - ди. Төнге өчтә биш яшьлек баланы татлы йокысыннан уятып алып кайтырга туры килде..."

    Үсмер еллары сугыш елларына туры килә Зәһия апаның. Ул чордагы авыл тормышын яхшы хәтерли. Кыш көннәрендә иң кадерле нәрсә утлы күмер иде. Ул сүнә калса, авыл урамына чыгасың да, кайсы өйнең түбәсеннән төтен чыкканлыгын карыйсың. Шул өйгә кереп бер күмер сорыйсың да, сүндермичә генә алып кайтып үз учагыңны тергезәсең... дип сөйли ул. Менә хәзер аңлашыла инде "ут күрше" дигән гыйбарәнең кайдан чыкканлыгы. Ут күрше-учагың сүнгәндә ялкын бирүче. Аннан да якынрак кеше була аламы?! Күп сөйләде инде гыйбрәтләрне Зәһия апа. "Элек кешеләр, бары бергә, югы уртак дип, бер-берсеннән көч алып яши беләләр иде. Шуңа авырлыкларны җиңә дә алганнардыр! Урамда бер кеше мунча якса, 7-8 гаилә юынып чыгар иде, суы да җиткән, эссесе дә - чөнки кешенең күңеле киң булган. Хәзер күңел тар адәм баласында, чит кешегә түгел туганына да урын юк анда... Зәһия апаның әнисе Гыйззелбанат - Оренбург баеның кызы була. Совет властеның беренче елларында ук бөтен мал-мөлкәтләрен, өйләрен тартып алалар. Бу гына аз тоела яңа властька, кечкенә кызның әти-әнисен Себергә сөрергә дигән карар чыгаралар. Гыйззелбанат апа сөйли торган була: "Әти-әниемне соңгы тапкыр күргән көнемне һич онытасым юк. Көзнең соңгы көннәре, елга читләрендә боз иде... Безне соңгы пароход беләндер балалар приютына алып китәргә җыеналар...

    Безне дип язам, чөнки янымда энем дә, бар иде... Шулай итеп, бик күп балаларны пароходка куалап менгергән чакта, колагыма әни тавышы ишетелгәндәй булды. Артка борылып карасам, чыннан да әни! Ярда бер конвойчы белән тарткалаша: "Балаларымны соңгы тапкыр күрим инде, кертегез инде!" - ди. Конвой аны этә! Мин дә әни дип, ярга талпынам, миңа да китереп сугалар. Егылып киткәндә күрәм: әни бозга ката башлаган су эчендә, әти ике конвойчы кочагында, энемнең йөзе минем баш очында. Бу гаиләбезнең минем күңелдәге соңгы сурәте булды. "Аннан соң Гыйззелбанат балалар йортында яши. Балалар йортыннан аны Әлмәт районы, Кама-Исмәгыйль авылы кешесе Галиәкбәр атлы кешесе кызлыкка ала. Галиәкбәр үзе дә мулла була, Себер якларында сөргендә булып кайтканнан соң, Гыйззелбанатны балалар йортыннан өенә алып кайта. Иҗади фантазия әллә кайларга кереп китә: Галиәкбәр "тегендә" әллә Гыйззелбанатның әти-әнисен күрдеме икән? Бәлки, алар кызларын эзләп табуны үтенгәннәрдер... Еллар үтә Галиәкбәр үзе тәрбияләп үстергән кызны, авылның иң хәерче, әмма иң акыллы, тәкъва, тырыш егете Хисмәтуллага кияүгә бирә. Хәерче егеткә кияүгә бирүнең нияте киләчәктә кабатлануы мөмкин булган яман хәлләрдән сакларга тырышу булгандыр. "Әни бик укымышлы иде" - дип искә алды Зәһия апа, Коръәнне бик матур укый иде. Мөнәҗәтләр укый иде. Тирә-юньдә дә данлыклы абыстай иде. Шулай булмыйча соң, сабый чагыннан ук затлы тәрбия, туа-туышка дин сабаклары алган бала - Ырынбур бае кызы була бит ул!

    Зәһия апа сөйләгәннәрне йомгаклап та куйыйм инде: "Әниеңнең энесе дә булган бит, аның язмышы ничек булды икән соң?" - дидем. "И-и, әни гомер буе аны сагынып яшәде! Исемен үзгәрттеләрме икән, табылмады ул!" диде Зәһия апа. Иҗади фантазия тагы күңелгә тынгы бирми, бик кызгана Ырынбур бае малаен - зыялы, тәртипле, укымышлы милләттәшебезне! Сугыш ялкынында харап иттеләрме икән үзен? Тоткынлыкта кипте, сулдымы икән? Бәлки әле, барысы да яхшы булгандыр. Тик ул да гомер буе апасын юксынып яшәгәндер?!...

    Зәһия апаның бүгенгесе бик матур! Алты баласы да исән-сау, шөкер! Барысы да укымышлылар, һәрберсенең үз гаиләсе. Ул оныкларының шатлыкларына куанып яши. Бакчасында яшелчәләр, җиләк-җимеш үстереп, буш вакытларында бәйләп, чигеп юанып яши ул. Иң яраткан шөгыле уку! Татарча газета-журналларның күбесен укып бара. Иң мөһимен язарга онытканмын: 5 вакыт намазын калдырмый, уразасын да тота! Соклану сүзләре әйтә башлаган идем дә, бик үпкәләде Зәһия апа: "Нәрсәсенә аптыраган буласың соң әле, ә?! Миңа бит 58 генә яшь! Минем яшьтә дә шулай яшәмәсәң!" дип көлеп җибәрде, "Миңа караганда да яшьрәк икәнсең бит, апа, дигән булам тагы" дип "уңайсызлануымны" белдерергә туры килде инде, гомер саннарының урыннарын алыштырып шаярткан бу 85 яшьлек наян әбигә!

    Зәһия апа Казан арты татарларына хас булганча, барлык милли ризыкларны да бик тәмле пешерә. Сөбхәналлаһ, күз тимәсен! Хәерле озын гомер телибез сиңа!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: