Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Тау Иле авыл җирлегендә башкарма комитет бинасы төзелеше башланды

Объектны төзү сроклары һәм хәзерге вакытта нинди эш төрләре башкарылуы турында безнең материалдан укыгыз.

1986 елда төзелгән башкарма комитетның иске бинасын авария хәлендә дип таныйлар һәм сүтәләр, яңасын шул ук урында төзиләр. Акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.

Без төзелешкә бер атна элек керештек. Эшкә өч-дүрт кеше җәлеп ителде, аларның саны эш күләме арту белән артачак. Әлегә фундамент салынды. Хәзер идәнгә нигез әзерлибез, шушы көннәрдә кирпечтән стена күтәрә башлыйбыз, - дип билгеләп үтте прораб Вячеслав Зубанов.

Хәзер җирлек башлыгы Динар Сабиров һәм башкарма комитет секретаре Раушания Бохараева вакытлыча җирле мәдәният йортына күчеп тордылар.
Әлеге җирлек составына өч торак пункт – Рус Тау Иле, Княжа, Татар Тау Иле керә. Теркәлгән кешеләр саны 665 кеше тәшкил итә.

Без турыдан-туры халык белән эшлибез. Кемгәдер нинди дә булса белешмә бирергә кирәк, кайберләре төрле авыл программалары белән кызыксына, кемдәдер коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләр буенча сорау туа. Без аларга кирәкле мәгълүмат бирәбез, килеп туган проблемаларны бергәләп хәл итәбез, - дип сөйләде җирлек башлыгы Динар Сабиров. - Әлбәттә, халыкны уңайлы һәм заманча шартларда кабул итәргә кирәк. Тиздән яңа бинага күчүебезгә шатбыз, - дип билгеләп үтә ул.

Озак көтәргә туры килмәячәк, бинаны быел файдалануга тапшырачаклар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса