Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Тау Иле авылыннан Рәфисә Юсуповага 95 яшь тулды

Юбиляр 1926 елның 11 августында Балтач районында туа.

Рәфисә Һадиевна сугыш елларын кичергән. Бу вакытта ул Казанда эшләгән. 
1946 елда иптәш кызы белән Татар Тау Иле авылына кунакка кайта. Биредә булачак ире Исмәгыйль белән таныша. Алар 6 бала – бер ул һәм биш кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәзер аның 10 оныгы, 16 оныкчыгы һәм бер оныкчык баласы бар.
Рәфисә Һади кызы 74 яшендә пенсиягә чыга. Тәҗрибәле бозау караучыны ялга җибәрергә һич тә теләмиләр. 
1986 елда ирен җирли. Шул вакыттан бирле инде 35 ел берүзе яши, әмма ул бервакытта да ялгыз түгел. Аның янына еш кына күршеләре керә, балалары һәм оныклары килә.
Аның яраткан шөгыле - чәчәкләр үстерү, телевизор карау һәм китап уку. Ул «Алга», «Ватаным Татарстан», «Республика Татарстан» һәм башка газеталарны укырга ярата. Барлыгы 4 мең сумлык газета-журналларга языла.
Рәфисә Һади кызын күркәм юбилее белән котларга авыл җирлеге башлыгы Динар Сабиров, җирле «Ядкарь» ансамбле, балалары, оныклары килгән иде. Кунаклар юбилярга нык сәламәтлек теләделәр һәм РФ Президенты һәм район башлыгы исеменнән котлау хаты, бүләкләр тапшырдылар. Юбиляр үзен бәхетле кеше дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса