Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Тау Иле чишмәсенә яңа сулыш өрделәр

Изге күңелле, тормышка битараф булмаган кешеләр Питрәч чишмәләренә гомер бирүләрен дәвам итәләр. Бу юлы иганәчеләр акчасына Татар Тау Иле авылындагы чишмәне төзекләндерделәр. Аны барлык җирле халыкка шатлык өләшеп һәм чын бәйрәм оештырып, тантаналы рәвештә ачтылар.

Питрәчлеләр өчен чишмәләр һәрвакыт зур әһәмияткә ия булды. Чөнки алар – бөтен тереклеккә көч бирә торган тормыш чыганагы. Алар инде күптәннән авылларда бердәнбер су чыганагы булудан туктады, әмма чишмәләргә алып барган сукмаклар әле бүген дә бар.
Төзүчеләр чишмә тирәсендә таштан ябык чатыр ясаганнар, ә янәшәсендә авылның кыскача тарихы язылган стенд, шулай ук җирле су үзлекләре турында табличка урнаштырганнар. Сүз уңаеннан, су барлык санитар нормаларга да туры килә.
- Бүген бездә, чыннан да, шатлыклы көн, төзелеш эшләре тәмамланды, һәм без Чапаев урамында яңартылган чишмәне ачабыз, ул киң күңелле иганәчеләр ярдәмендә бик үзгәрде, - диде Татар Тау Иле авыл җирлеге башлыгы Геннадий Шаров.
Бу көнне чишмәгә бик күп кеше килгән иде. Аларны шатлыклы вакыйга белән район башлыгы Илһам Кашапов котлады.
- Элек кечкенә генә улак булган урында, бүген төзекләндерелгән чишмә балкып тора. Аның ачылышы белән барыгызны тәбриклим. Мондый проектларга битараф калмыйча, ярдәм итү - иганәченең олы йөрәкле булуын. Халык та кылган гамәлләрегезне күрә һәм югары бәяли. Чишмәләр булган күп кенә урыннарны яшьләр табигать кочагында күңел ачып утыру урыны буларак та күрә. Бу чишмә кәеф-сафа корып утыру урыны түгел, ә саф су ала торган изге урын булып калсын иде, - диде ул.
Авыл халкы да бик шат.
- Әлбәттә, хәзер су белән проблемалар юк, һәркемнең өендә краннан су агып тора, тик аны чишмә суы белән чагыштырып булмый бит, - ди Әнзия Вәлиева. – Бу суның шифалы үзлекләре бар. Элек әгәр таң вакытында чишмәдән су алып, аның белән балаларны юындырсаң, аның сәламәтлек өчен бик күп файда китергәнлеген һәркем белә иде.
- Без авылның югары очында яшибез, шулай да бүген бирегә янә безнең тәмле һәм файдалы суны эчәр өчен килдек, - ди Зөмәрә Вилданова. – Без кечкенәдән үк чишмәләргә йөрибез, бүген дә алар турында кайгыртуларын күрү күңелле.
- Мондый матурлык өчен игелекле кешеләргә рәхмәт, – ди авылның тагын бер кешесе Сәлимә Хәсәнова. – Элек су белән проблемалар күп иде, хәтта коеда да су аз иде, әмма биредә ул һәрвакыт булды. Ә хәзер монда шундый рәхәт, чишмәгә бару тагын күңеллерәк булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса