Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан әниләре декрет ялында эшмәкәрлек буенча тренинг уза алачак

Татарстан әниләре декрет ялында эшмәкәрлек буенча тренинг уза алачак

Тренинг Татарстанның Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәгендә 21-25 июнь көннәрендә оештырыла. 

Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәгендә 21-25 июнь көннәрендә декрет ялындагы һәм шулай ук балигъ булмаган балалар тәрбияләүче әниләр өчен эшкуарлык буенча тренинг узачак. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үз эшләрен ачарга теләгән әниләр менеджмент,финанс һәм маркетинг өлкәсендә бушлай кирәкле белемнәр ала алачак. Шул ук вакытта катнашучылар үз бизнес-идеяләрен тормышка ашыру өчен акчалата грант оту мөмкинлегенә ия була.

Программа 2013 елдан бирле эшли, быел аны Россиянең алтмыштан артык төбәгендә үткәрәчәкләр. 2020 елда Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы тренингны «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла торган эшкуарлар өчен программалар исемлегенә кертте.

 

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса