Татарстан укучылары хәрби әзерлек нигезләрен өйрәнә һәм җыеннар уза башлаячак
Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте
2024-2025 уку елыннан башлап мәктәп укучылары «Тормыш иминлеге нигезләре» фәне урынына «Туган илне яклау һәм иминлек нигезләре»н өйрәнә башлый. Яңа фән 8-11 сыйныф укучылары өчен барлыкка килә.
«Ике модуль өстәлде: 8 һәм 9 сыйныфлар өчен хәрби белем нигезләре буенча һәм 10 һәм 11 сыйныфлар өчен хәрби әзерлек нигезләре буенча», – дип сөйләде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Аның сүзләренчә, әлеге фән кысаларында укучылар 8 сыйныфтан соң беренче тапкыр өч көнлек, ә 10 сыйныфтан соң биш көнлек җыеннар узачак.
«Җыеннар – ул функциональ грамоталылык кебек. Ягъни, белемнәрне гамәлдә куллану. Монда бернинди куркыныч нәрсә дә юк», - дип ассызыклады министр.
«Туган илне яклау һәм иминлек нигезләре»н укыту өчен республикада инде меңнән артык «Тормыш иминлеге нигезләре» укытучысы укулар узды, дип өстәде ул.
«Әлеге фән патриотик тәрбия, Конституция, дәүләт структурасы, хәрби әзерлек буенча тулы белем алу өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән», - дип аңлатты Һадиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа