Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан халкына Курск өлкәсендә зыян күрүчеләр өчен ярдәм исемлеген искәрттеләр

Ярдәм җыю пунктларында кабул ителә.

Татарстан халкына Курск өлкәсендә Украина Кораллы көчләре һөҗүменнән зыян күргән халыкка гуманитар ярдәм итеп җибәреп була торган әйберләр исемлеген искәрттеләр.

«Ярдәм янәшә» хәрәкәте хәбәр иткәнчә, кирәк-яраклар арасында урын-җир, сөлгеләр, шәхси гигиена әйберләре, укучылар өчен канцелярия товарлары, азык-төлек, микродулкынлы мич, генератор һәм башка бик күп әйберләр бар. Тулы исемлек түбәндәге фотода.

Ярдәм җыю пунктларында кабул ителә. Казанда әлеге пункт Патрис Лумумба урамы, 4 йорт, 112 бүлмәдә эшли. Шулай ук кабул итү пунктлары Чаллыда, Әлмәттә һәм Базарлы Матак авылында да бар. Төгәл адресларны һәм элемтә өчен телефоннарны түбәндәге фотода карарга була. Шунда ук акча җыю өчен счет реквизитлары да күрсәтелгән.

6 августтан бирле Курск өлкәсендә Украина Кораллы көчләре бүлекчәләре белән сугыш бара. Төбәктә федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл һәм контртеррористик операция режимы (КТО) кертелде. Күчерү зонасына 8 район эләккән, монда 152 меңнән артык кеше яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса