Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда АИ-95 бензины арзанаюын дәвам итә

Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан күренә.

Күптән түгел Федераль монополиягә каршы хезмәт кисәтүеннән соң АИ-95 маркалы бензин Татарстанда аз булса да арзанаюын дәвам итә.

Республикада АИ-95 бер тиенгә арзанайды (0,01%), бәядә литры 56,37 дән 56,36 сумга кадәр кимеде. Алдагы атнада ул 13 тиенгә (0,24%) арзанайган.

Шул ук вакытта премиаль маркалы бензин (АИ-98 һәм югарырак) бәядә 54 тиенгә (0,70%) арткан, литр өчен 76,88 дән 77,42 сумга кадәр. Үз чиратында АИ-92 маркалы бензин 17 тиенгә (0,35%) кыйммәтләнде, литр өчен 51,72 дән 51,89 сумга кадәр.

Дизель ягулыгы 14 тиенгә кыйммәтләнде (0,23%), аның бәясе литры өчен 62,14 сумнан 62,28 сумга кадәр артты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса