Татарстанда бензин бәяләре үсеше акрынайды
Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә
Татарстанда бензин бәяләре сизелерлек кыйммәтләнеп алганнан соң, 23-30 сентябрьдә аның бәя үсеше акрынайды.
Республикада премиаль маркалы (АИ-98 һәм аннан югарылар) бензин 15 тиенгә арткан (0,19 процентка) һәм бер литры өчен 76,45 сумнан 76,60 сумга әйләнгән.
Дизель ягулыгы 6 тиенгә (0,08 процентка) арткан һәм бер литры 62,01 сумнан 62,07 сумга әйләнгән.
Шул ук вакытта АИ-92 маркалы бензин нибары 1 тиенгә кыйммәтләнгән, бер литры 51,67 сумнан 51,68 сум булган. АИ-95 бензины бәясе үзгәрмәгән – бер литры 56,50 сум калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа