Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда Бөек Ватан сугышы белән бәйле барлык һәйкәлләрне тикшерәчәкләр

Бу хакта ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин хәбәр итте.

2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Шул сәбәпле Татарстанда Бөек Ватан сугышы белән бәйле барлык һәйкәлләрнең торышын тикшерәчәкләр.

«Республикада Бөек Ватан сугышы белән бәйле барлыгы 57 объект дәүләт саклавында тора. Бу каберлекләр, һәйкәлләр, бюстлар. Хәзерге вакытта 18 объектны мәдәни мирас объектлары бердәм дәүләт реестрына кертүнең максатка ярашлылыгын нигезләү максатыннан дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы үткәрелә. Быел без мондый һәйкәлләрне һәм аларның техник торышын масштаблы инвентаризацияләү уздырабыз», - дип билгеләде Гущин.

Экспертиза нәтиҗәләре буенча реконструкция таләп ителгән һәйкәлләргә ремонт ясалачак, дип йомгаклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса