Татарстанда дарулар һәм электр җиһазлары җитештерү арткан
Статистика күрсәткечләре белән Татарстанстат уртаклашты.
2024 елның сентябрендә Татарстанда дарулар һәм материаллар, былтыргы белән чагыштырганда, 37,1% ка күбрәк җитештерелгән.
Моннан тыш, машина һәм җайланмаларны ремонтлау буенча күрсәткечләр 43,2% ка, җиһаз җитештерү буенча — 27,1% ка, электр җиһазлары буенча — 14,8% ка, автотранспорт чаралары, прицеплар һәм ярымприцеплар буенча — 10,8% ка арткан. Азык-төлек, эчемлекләр, резина һәм пластмассадан эшләнмәләр, металлургия продукциясе, металл булмаган минераль продукция, химик матдәләр һәм продуктлар, кәгазь җитештерү күләмнәре артты.
Шулай ук ведомствода сентябрьдә җитештерү күләмнәре кимүен күрсәткән тармакларны атадылар. Текстиль эшләнмәләр буенча — 50,6% ка, агач эшкәртү һәм агачтан эшләнмәләр ясау буенча — 34,6% ка, компьютерлар, электрон һәм оптик эшләнмәләр буенча — 27,3% ка, әзер металл эшләнмәләр, машиналар һәм җиһазлардан тыш — 7,3% ка һәм башкалар буенча күрсәткечләр аеруча нык кимегән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа