Татарстанда ятим балалар үз йортлары янындагы участокны милеккә бушлай алачак
ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР Җир кодексына кертелгән үзгәрешләр турында сөйләделәр.
Татарстанда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларга милек хокукындагы йортлары урнашкан участокларны бушлай тапшырачаклар.
Биредә дәүләт яки муниципаль милектә булган, аларда «Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча өстәмә гарантияләр турында»гы федераль закон нигезендә ятим балаларга бирелгән йортлар яки блоклы төзелеш йортлары урнашкан участоклар хакында сүз бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа