Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда капиталь ремонт өчен минималь кертемне арттырырга җыеналар

Татарстан Министрлар Кабинетының бу хактагы карарының проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.

Татарстанда күп фатирлы йортларда капиталь ремонтка кертемнең минималь күләмен 2025 елда 10 процентка, ягъни 1 кв.метр мәйданга 7,7сумнан 8,47 сумга кадәр арттырырга җыеналар.

«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 450нче карарына (29.06.2013) <...> (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән <...> ) 1 пунктның икенче абзацында «2024 елның 1 гыйнварыннан 7,7 сум күләмендә» сүзләрен «2025 елның 1 гыйнварыннан 8,47 сум күләмендә» дип үзгәртү кертергә», – диелгән документта.

Агымдагы, 2024 елда, төбәктә капиталь ремонтка минималь кертем якынча 10,8 процентка арттырылды, ягъни 1 кв.метр өчен 6,95 сумнан 7,7 сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса