Татарстанда кышкы тәгәрмәч бәяләренең күпмегә артканы билгеле
Бу хакта «Гадел билге» маркировка буенча дәүләт системасы операторы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ел башыннан бирле Татарстанда кышкы шиналарга бәя 4 процентка арткан, бер покрышка өчен уртача бәя 6 меңнән артыграк.
«Татарстанда 2024 елның гыйнвар-август айларында кышкы шиналар сату, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 46 процентка арткан. Ә бәя 4 процентка арткан һәм бер покрышка бәясе уртача 6072 сум», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Кышкы шиналар арасында сатуларның иң зур үсеше «Шипланмаган җиңел шиналар» категориясендә теркәлгән: күрсәткеч 89 процентны тәшкил итә. Бәя, 6 процентка, бер шина өчен 4864 сумга кадәр арткан. Ихтыяҗ буенча икенче урында – җиңел шипланган шиналар. Аларны сату 32 процентка, ә бәя 6 процентка, ягъни 7280 сумга кадәр арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа