Татарстанда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның аналарын кабат укыту өчен 86,9 миллион сум акча бүлеп бирелгән
«Демография» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында декрет ялында булган һәм 6 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызларны укыту һәм квалификацияләрен күтәрү өчен акча бүлеп бирелгән.
(Питрәч, 10 март, Екатерина Зайцева, «Питрәч - информ») Бүген матбугат конференциясендә ТР Хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова декрет ялында булган хатын-кызлар гына түгел, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әниләре дә үз квалификацияләрен күтәрә алачак, - дип белдерде.
Ел саен 1518 хатын-кызны яңадан укыту планлаштырыла. Әлеге белем бирү программасын финанслау «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә мөмкин булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа