Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда тавык йомыркасы һәм помидор арзанайган, он бәясе арткан

Азык-төлеккә бәяләр статистикасын Татарстанстат чыгарды.

Узган атнада Татарстанда тавык йомыркасына бәя 3,3 процентка кимегән. 5 августка булган мәгълүматлар буенча, бер дистә йомырка 94,23 сум булган.

Моннан тыш, помидор бәясе 5 процентка төшкән һәм бер килограммы 149,84 сум булган. кыяр бәясе 91,23 сумнан 89,72 сумга әйләнгән, ә кызыл чөгендер 56,28 сумнан 53,73 сумга төшкән. Шулай ук банан, алма, кишер, башлы суган, бәрәңге, карабодай, тары, дөге ярмаларының һәм башка азык-төлекнең дә бәясе төшкән.

Әмма кайбер ризыклар кыйммәтләнгән. Әйтик, ак майның бәясе 1,09 процентка артып, бер килограммы 762,32 сумга, балалар өчен җиләк-җимеш консерваларына – 2,35 процентка, ягъни 500,02 сумга кадәр, бодай онына – 1,83 процентка – 41,87 сумга кадәр, югары сортлы оннан эшләнгән макаронга – 1 процентка, 69,71 сумга кадәр арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса