Татарстанда урамда кешеләргә «бәйләнгән» өчен бизнеска штраф кертергә җыеналар
Закон проекты ТР Дәүләт Советы сайтында чыкты.
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары үз хезмәтләрен көчләп таккан өчен урам бизнесына штраф сала башларга җыена.
Тексттан аңлашылганча, төзәтмәләрне Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турында кодексына кертергә телиләр. Башта 3.2 «Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу» маддәсен төзәтәчәкләр. Хәзерге вакытта әлеге мәддә мондый максатлар өчен билгеләнмәгән урыннарда сәүдә иткән өчен җәза бирүне күздә тота.
Беренче тапкыр хокук бозган өчен гражданнарга 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 20 мең сумнан 50 мең сумга кадәр штраф салына. Хокук бозу икенче тапкыр кабатланган очракта штраф күләме гражданнар өчен 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 10 мең сумнае 20 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 150 мең сумнан 200 мең сумга кадәр арта. Җәза халыкка күрсәтелә торган күңел ачу белән бәйле хезмәтләргә кагылачак.
Шулай ук ТР Административ хокук бозулар кодексына яңа мәддә кертергә телиләр – 3.15.1 «Җәмәгать урыннарында товар һәм хезмәтләрне көчләп тагу». Аның буенча «Сатып алу-сату, алмашу, әйберләрне башка ысул белән алу яки хезмәт күрсәтү максатыннан җәмәгать урыннарында гражданнарга бәйләнүдә чагылган җәмәгать тәртибен бозу» өчен санкцияләр каралган. Хокук бозучыларга башта кисәтү ясалачак яки 1,5 мең сум штраф салыначак, ел дәвамында кабат хокук бозган өчен штраф исә 3-5 мең сумга кадәр күтәреләчәк.
Бизнес еш кына гражданнарга «әйдәгез, фотога төшәбез» дигән сылтау белән бәйләнә, дип яза инициаторлар. Алар буйлы курчак костюмы киеп яисә кулларына хайван тотып шәһәрнең ачык мәйданчыкларында кешеләр янына килә. Шулвакыт гражданнарны еш кына алдыйлар яки аларга хезмәтләрен көчләп тагалар.
Мондый «бәйләнчекләр» Казан үзәгендә – Бауман урамында күренә, дип тә билгеләп үтелә. Мондый бизнес вәкилләре Татарстан башкаласының имиджын боза, шәһәр кунакларында Казан турында тискәре тәэсирләр һәм истәлекләр калдыра. Административ контрольне киңәйтү бу проблеманы хәл итәргә ярдәм итәргә тиеш, диелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа