Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда урманнарга бару тыела

Татарстанда урман фонды белән чиктәш территорияләрдә 778 термик нокта һәм янгын чыгуның 551 очрагы теркәлгән.

Янгын куркынычының югары класслы булуына бәйле, 16 июньнән Татарстанда урманнарга бару тыела. Чикләү 21 көнгә кертелә. Бу карар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан имзаланды.

Татарстанда гражданнарның урманнарда булуы, аларга транспорт чаралары керүе тыела», — дип аңлатты ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов.

Татарстан урманчылары чикләү кертү, аның гамәлдә булу вакыты һәм урман юлларын шлагбаумнар белән ябу турында кисәтү аншлаглары урнаштырачак. Урманнарда тәүлек буе кизү тору оештырылган, урман массивларында патрульлек итү көчәйгән, ял көннәрендә вакытлыча постлар оештырылган.

Статистика мәгълүматлары буенча, 90 процент очракта урман янгыннары барлыкка килүнең төп сәбәбе янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү була. Урманнарда яисә урман массивлары тирәсендә янгын турында 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итәргә мөмкин. 

 

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X