Татарстанда хәрбиләрне әзерләү курсларына инструктор итеп кемнәрне алуларын аңлаттылар
Бу хакта Татарстан ДОСААФның «Үзәк» спорт-техник клубы җитәкчесе Айрат Баһавиев сөйләде.
Татарстанда килешү буенча хезмәт итәргә китүче хәрбиләрне әзерләү буенча инструктор буларак белем бирүдә хәрби тәҗрибәсе яки медицина белгечлеге булган һәркем катнаша ала.
«Тыгыз расписаниегә карамастан, булачак сугышчылар көн саен үзләренең остазлары һәм педагоглары белән күрешә. Алардан күрсәтмәләр ала, хәтта өйләренә еш шалтыратырга кирәкме һәм кемгә шалтыратырга, якыннарың һәм туганнарың белән ничек аралашырга кирәк икәненә кадәр өйрәнәчәк. Инструкторлар – педагог кына түгел, остаз да, туган да. Икенче әти буларак, инструктор киңәш бирә һәм сугышчының күнекмәләре өчен бөтен күңеле белән борчыла. Алар үзләренең бай тәҗрибәләре белән уртаклаша. Элегрәк Төньяк Кавказда иҗтимагый тәртипне саклауда катнашканнар «хәзер бу бөтенләй башка шартлар, башка идеология һәм башка бәрелешләр» диде», – дип сөйләде Айрат Баһавиев.
Искәртеп үтик, Татарстанда килешү белән хезмәт итүче хәрбиләр өчен курслар эшли башлады. Биш көн эчендә булачак хәрбиләр корал белән эш итәргә, үзләренә һәм иптәшләренә медицина ярдәме күрсәтергә, шулай ук пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итәргә өйрәнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа