Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда яшь гаиләләр өчен 7 процентлы социаль ипотека программасы дәвам итә

Шулай ук республикада «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» федераль программасы эшли.

 Татарстанда 2022 елда яшь гаиләләр өчен социаль ипотека программалары буенча эш дәвам итә. Аларның берсе — «Яшь гаилә» республика программасы. Аның кысаларында 7 процентлы еллык ставка белән социаль ипотека алырга мөмкин.

Шулай ук республикада «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» федераль программасы эшли. Аның ярдәмендә торак бәясенең 35 процентка хәтле өлешен каплау өчен субсидия бирелә. ТР Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков шул хакта сөйләде.

”Яшь гаилә» программасы өчен ипотека ставкасы тотрыклы кала — еллык 7 процент. Биредә бернинди үсеш көтелми. Бүгенге көндә базарда булган банк продуктларыннан аермалы буларак, бу шактый тотрыклы ставка», — дип билгеләп үтте ул.

Татарстанда «Яшь гаилә» программасы буенча чиратка басу өчен гаилә әгъзаларының берсе 18 яшьтән 35 яшькә кадәр яшьтә булырга тиеш.

Программа кысаларында торак алырга теләгән кешеләр кирәкле документлар пакетын җыя һәм, сертификат бирелгән очракта, фатир өчен 10 процент күләмендәге беренче кертем түли.

Моннан тыш, гаилә яши торган торакның мәйданы һәрбер кешегә 18 квадрат метрдан кимрәк туры килергә тиеш. Исәпкә кую өчен район башкарма комитетларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса