Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстаннан махсус операциядә катнашучылар салым бурычлары булса да социаль ярдәм алачак

ТР Дәүләт Советы кабул иткән законны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре буенча бурычлары булуга карамастан, социаль ярдәм алачак.

Үзгәрешләр «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында»гы Татарстан Республикасы законына кертелә. Алар закон басылып чыкканнан соң 10 көн узгач үз көченә керә һәм агымдагы елның 31 декабренә кадәр гамәлдә була.

Салымнар буенча бурычлар Россия Хәрби көчләре сафларына мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырылганнар, махсус хәрби операциядә катнашучылар - үз теләге белән хезмәт итүчеләр берләшмәләренә керү турында контракт төзегән хәрби хезмәткәрләр, РФ илкүләм гвардия гаскәрләрендә хезмәт итүчеләргә социаль ярдәм чараларын алу өчен каршылык тудырмаячак. Моннан тыш, бу татарстанлыларның ата-аналары, хатыннары һәм балигъ булмаган балалары искәрмә булып тора.

ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе Эльмира Зарипова сөйләгәнчә, закон махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына өстәмә финанс ярдәм күрсәтү өчен эшләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса