Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанның кайбер районнарында крещение суыклары урынына җылыну көтелә

Бәйрәм төнендә республика территориясендә бераз кар явачак, термометр баганалары 8 градуска кадәр төшәчәк.

19 гыйнварда көндез христиан бәйрәме билгеләп үтелә. Татарстан буенча көндезге температура -4тән +1 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Шулай итеп, бу вакыт өчен традицион салкыннар урынына җылытып җибәрә. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Гидрометеорология үзәге метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина шулай дип белдерде.

«16 гыйнвардагы кебек үк көчле кар явуы кабат көтелми. Алдагы тәүлекләрдә, крещение төнендә дә, урыны белән кар явачак, явым-төшемнәр бик күп түгел. Төнлә температура -3тән -8 градуска кадәр, кайбер түбән районнарда аязган вакытта -11 градуска кадәр», – дип хәбәр итте Трущина.

19 гыйнварда көндез явым-төшемнәр 1-3 мм га кадәр булачак. Урыны белән буран һәм җилнең тизелеге секундына 17 метрга кадәр көчәюе көтелә, бозлавык булырга мөмкин. Көндез һава температурасы -4дән +1 градус тирәсендә булачак.

Ирина Трущина аныклап узганча, шулай ук якшәмбе, дүшәмбе һәм сишәмбе (20-22 гыйнвар) явым-төшем дәвам итәчәк. Сишәмбе көнне кар яву бераз көчәячәк.
 

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса