Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Татарстанның мактаулы төзүчесе» күкрәк билгесе иясе үзенә ничек һөнәр сайлавы турында сөйләде

Күп гасырлар элек тә, хәзер дә төзүчеләр хезмәте бик мөһим һәм кирәкле санала. Елдан-ел алар куллары белән яңа матур биналар торгызыла, алар шәһәрләрне һәм авылларны бизәп тора, кешеләр өчен уңайлыклар тудыра. Тыныч һәм кирәкле һөнәр ияләренең иң тәҗрибәле вәкилләренең берсе Питрәчтә яшәүче Александр Тубанов.

Александр Тимофеевич районның иң матур авылларының берсе - ямьле Мишә буенда урнашкан Талкышта туып-үскән. Мария Евдокимовна һәм Тимофей Александрович гаиләсе зур була, алар сигез бала тәрбияләп үстергәннәр. Саша алтынчы бала.
- Әти яхшы балта остасы, аның кулыннан килмәгән эше юк иде, - дип сөйли Александр Тубанов. - Мин балачактан әти янында йөрдем, аның тырышлыгы белән гадәти такталарның матур өстәлләр, урындыклар, тумбочкалар һәм башка җиһазларга әверелүен күзәтү кызык иде. Шул вакытта миндә төзүче булу теләге туды да инде, - диде Александр Тимофеевич.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң Саша армиягә китә, өч ел дәвамында Ерак Көнчыгышта диңгез флотында Ватан алдындагы бурычын үти. Хезмәт итеп кайткач, Казан төзелеш техникумына укырга керә, 1984 елда тәмамлаганнан соң, Питрәчтә СМУга эшкә урнаша.
- Минем беренче объектларымның берсе - Янсуарда сыер абзары төзү булды. Ул елларда авыл хуҗалыгы объектларын төзүгә зур игътибар бирелә иде. Без Белкино, Татар Казысы, Шәле авылларында да терлекчелек фермалары, ашлык саклау урыннары һәм башка биналар төзедек, -дип искә ала әңгәмәдәшем.
Александр Тимофеевич хәзер тәҗрибәле төзүче, прораб. Ул Казанская урамында, Осиново бистәсендә дистәдән артык йорт, район үзәк хастаханәсен төзүдә, күп кенә социаль әһәмиятле объектларны капиталь ремонтлауда катнашкан.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен аңа 2015 елда «ТР атказанган төзүчесе» исеме бирелә, 2013 елда төзелеш объектларын Универсиадага әзерләүгә керткән өлеше өчен РФ Президенты Рәхмәт хаты, 2018 елда «Төзелеш даны» Мактау билгесе тапшырыла. Күптән түгел 60 яшьлек юбилее уңаеннан ул «Татарстанның мактаулы төзүчесе» күкрәк билгесен алды.
Уллары әтисе юлыннан киткән: Руслан һәм Николай югары белем алганнар, хәзер төзүчеләр булып эшлиләр. Тормыш иптәше Тәнзилә Әскәр кызы сөт заводында баш инженер булып эшләгән, аннары Питрәч төзелеш оешмасының кадрлар бүлегендә эшли.
Александр Тимофеевич хезмәтен дәвам итә, хәзер ул Яшел Үзәндә балалар бакчасы төзү белән мәшгуль.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X