Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Техника үзеннән-үзе ремонтланмый

Язгы кыр эшләренә дә күп калмады. Шуңа күрә дә районның күп кенә хуҗалыклары үзләренең авыл хуҗалыгы техникаларын әзерләп куйган инде. Ләкин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре үткәргән рейд әлеге эшнең бар җирдә дә тиешле дәрәҗәдә булмавын ачыклады.


Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә алда торган язгы кыр эшләренә иң яхшылардан булып "Ак Барс-Питрәч" агрофирмасы хезмәтчәннәре әзерләнгән. Биредә барлык авыл хуҗалыгы техникасы әзерлек сафына куелган, ашлама кайтарылган, орлык материалы да әзерләнгән. Моңа тикшерүчеләр дә инанды: әлеге хуҗалыкның машина-трактор паркындагы тәртипкә исең китәрлек иде. Чит ил һәм үзебезнең җитештерүдәге трактор-машиналар язгы кояш нурында ялтырап, тигез саф булып тезелеп тора. Ә махсус поддоннарга азотлы-фосфатлы ашлама капчыклары өелеп куелган. Тагылмалы туфрак эшкәртүче техникага килгәндә, ул инде биредә 1 гыйнварга кадәр төзекләндерелгән. Бүген аны комплектлыйсы гына бар.
Соңыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре тагын берничә хуҗалыкның машина-трактор паркларын йөреп чыкты. Чытыда "Азык-төлек корпорациясе" механизаторлары үзләренең тракторларын төзекләндергән. Хуҗалыкның баш инженеры Дамир Шәйхетдинов барлык чәчү, туфрак эшкәртү машиналарының кырга чыгарга әзер булуын, бүгенге көндә агрегатлаштыру эше баруын әйтте. Шулай ук азык әзерләү техникасы ремонты да тәмамланган. Шәледә дә авыл хуҗалыгы машиналары әзерлек сафына куелган. "Рацин-Шәле" авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Мидхәт Фәхретдинов тракторларны ремонтлау эшенең тәмамлану алдында булуын әйтте. Әгәр кайбер хуҗалыкларда механизатор кадрлары җитмәү мәсьәләсе булса, биредә, киресенчә, эшче куллар җитәрлек. Шуның өстенә барысы да шушы авыл кешеләре.
Шулай да рейд артта өстерәлеп баручы, эшкә вакытында керешмәгән хуҗалыклар булуын да күрсәтте. Мисал өчен, "Марс" агрофирмасы паркында тып-тын иде, бары саф-саф булып ремонтланмаган тракторлар гына тезелеп тора.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру консультанты Анатолий Токинов "йоклаучы" хуҗалыклар арасында "Соя Колай" һәм "Газовик" кебек җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр дә булуын әйтте. Ә "Золина" КФХ да эшләр бөтенләй хөрти икән.
Тикшерүчеләр бу көнне язгы чәчүгә әзерлекне генә түгел, алда торган дәүләт техника тикшерүенә әзерлек белән дә кызыксынды. Татарстан республикасының Питрәч районындагы дәүләт техкүзәтчелек бүлеге башлыгы Георгий Артемьев, хуҗалыкларның бурычы язгы-кыр эшләре вакытында бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен техникадан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү булуын кат-кат искәртте. Әлеге максаттан, ПЛ-93 тә даими рәвештә район механизаторлары өчен укулар үткәрелә. Соңгы елларда бер генә бәхетсезлек очрагы да килеп чыкмавы куандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса