Тирләүне ничек киметергә?
Дезодорант тирләүне киметми, ә начар исләргә каршы көрәшә генә. Шуңа ярдәмне табигатьтән эзләргә кирәк.
1 нче ысул. Имән кайрысы төнәтмәсе тирләүне киметә, начар исләрне бетерә. 1 аш кашыгы вакланган имән кайрысын 200 мл кайнар суга салып пешерергә. Яңа сыгылган лимон согы өстәргә. Төнәтмәне көн саен проблемалы урыннарга сөртергә. Тән сабын белән юылган һәм коры булырга тиеш.
2 нче ысул. 2 аш кашыгы киптерелгән ромашканы 2 л кайнар суга салып, төнәтмә ясарга. 2 аш кашыгы чәй содасы өстәргә. Төнәтмәне тирли торган урыннарга сөртергә һәм кипкәнен көтәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа