Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Тиздән монда урман барлыкка киләчәк”

“Агач утырту көне” республика акциясендә катнашу өчен Иске Шигали авылына ике меңгә якын кеше килде. Төрле яшьтәге кешеләр һәм һөнәр ияләре гомуми максат – табигатькә саклык белән карар һәм аның байлыкларын арттырыр өчен берләштеләр.

Урман утырту көнендә 15 гектар мәйданда 70 меңгә якын нарат, Европа чыршысы һәм Себер карагае утыртылды. Бу үсентеләр җирне ныгыта, туфракның ашалуын булдырмый кала, карның эрүен җайга сала...
- Инде 3-4 елдан соң, үсентеләр үсеп җитәчәк һәм үзләренең төп саклагыч функцияләрен үти башлаячак, - ди Матюшино урман хуҗалыгының участковый урманчысы Нурсил Гыйбадуллин.
Урман утырту көне зур бәйрәмгә әверелде, яхшы кәеф, саф һава, музыка уйнады, оештыручылар чараның барлык катнашучыларын бөтен кирәк-яраклар белән тәэмин иттеләр. Ә ахырда һәркемне тәмле ботка, бәрәңге һәм чәй белән сыйладылар.
- Без тарихи вакыйгада катнашабыз, чөнки тиздән монда урман барлыкка киләчәк, һәм аның яныннан узганда, бу агачларны үз кулларыбыз белән утыртуыбыз турында искә алачакбыз, һәм әлеге чыршыларны кисәргә беркемнең дә кулы күтәрелмәс, - ди Питрәчтән Гөлфия Сергеева.
Ә менә укытучы Татьяна Cамохина Казаннан үзенең сыйныф укучылары белән килгән.
- Биредә без хезмәт, экологик тәрбия белән шөгыльләнәбез, балаларда табигатькә карата мәхәббәт уятабыз. Алар бик теләп агач утырттылар, өстәвенә, мондый чаралар берләштерә, балалар бик канәгать, - дип билгеләп үтте ул.
- Район мәдәният бүлеге: барлык клуб хезмәткәрләре, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре бүген тулы составта әлеге чарада катнашалар. Безнең кәефләр бик яхшы! Дуслар, мондый позитив акцияләргә кушылыгыз, өйдә утырмагыз, һәм сезнең дә кәефегез һәрвакыт яхшы булачак, - диде безгә район мәдәният йорты методисты Ләйсән Сәгыйрова.
Бу көнне районның барлык авыл җирлекләрендә дә агач утырттылар. Мисал өчен, Күн авылында 1300 үсенте утырттылар, Кощак паркының да яшел фонды тулыланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса