Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тиздән Питрәч районында язгы кыр эшләре сезоны башланачак

Без авыл хуҗалыгы машиналарының алда торган эшләргә әзерлеген белдек.

Район хуҗалыкларында 288 берәмлек авыл хуҗалыгы машинасы исәпләнә. Аларга тракторлар, үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар керә. Хәзер бу техниканы тикшерү бара.

Безнең алда ел саен үткәрелә торган техник тикшерү уздыру, үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү бурычы тора. Бу бик мөһим момент, аңа кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге, милекне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау бәйле, - ди ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең безнең район буенча бүлеге башлыгы Валерий Максимов. 

Бу атна ахырына кадәр барлык техниканы тикшерү эшләрен төгәлләү планлаштырыла, ул мөмкин кадәр тизрәк сафта булыр дип көтелә. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча техкарау узу турында таныклык, ә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелә.
Хәзерге вакытта районның эре хуҗалыкларында да техник карау уздырылды - 42 берәмлек техника кошчылык комплексында, 36 берәмлек – «Шәле-Агро» ҖЧҖдә, 21 берәмлек - «Агролак-к» ҖЧҖдә тикшерелде. Кайбер төзексезлекләр,  җитешсезлекләр бар. Аграрийларның бурычы -аларны тиешле вакытка бетерү.

Безнең хуҗалыкта техник карау уңышлы узды. Без бөтен техниканы сыйфатлы итеп ремонтлый алдык. Алар басуларга чыгарга әзер. Тикшерү барышында ачыкланган зур булмаган җитешсезлекләрне тиз арада бетерәчәкбез, - дип ышандыра «Агролак-к» ҖЧҖ баш инженеры Александр Калашников.

Авыл хезмәтчәннәре техниканы намус белән ремонтлауларын билгеләп үтә.

Безгә бит бу машиналарда эшләргә туры киләчәк. Чәчү эшләрен вакытында башларга һәм төгәлләргә кирәк, эшнең туктап торуына юл куярга ярамый, - ди механизатор Айбек Дусчанов. – Мин бу хуҗалыкта 16 ел эшлим инде, икенче ел МТЗ-1221.3 тракторында эшлим. Башта туфрак тырмаларга кирәк, аннары гына чәчүгә керешәчәкмен, - диде ул.

Республикада язгы кыр эшләре Азнакай һәм Ютазы районнарында башланды инде. Безнең районда узган ел якынча 15 апрельдә башланды. Белгечләр билгеләп үткәнчә, быел төгәл срокны әйтә алмыйлар.

Барысы да карның ничек эреп бетүенә  бәйле. Фаразланган яңгырлар якын көннәрдә бу процессны тизләтәчәк, - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Газинур Фәйзуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса