Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төн уртасында Көлкәмәр авылында янгын чыга

Янгын юлындагы бар нәрсәне юкка чыгара

Күп балалы тату гаилә яшәгән йорт янды: анда әти-әнисе белән  17, 14 һәм 5 яшьлек малайлар һәм аларның олы яшьтәге  бабалары яшәгән. Малайларның берсе инвалид. Гаилә  йортсыз калды. Янгында йорт, сарай, мунча, терлек, җиһаз, кием-салым янып көлгә әйләнде.
Бәхеткә, янгында беркем дә  зыян күрмәде. Өйдәгеләр көчле сигнал  тавышына уяна,  янгын хәбәргечләре  аларны мөмкин булган һәлакәттән коткарып калды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган елның җәендә йортта Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча социаль программа кысаларында дүрт янгын хәбәргече урнаштырылган.
- Гражданнарга үз торагын автоном янгын хәбәргечләре белән җиһазландырырга киңәш итәбез, алар сезнең тормышыгызны саклап кала ала, шулай ук беренчел янгын сүндерү чаралары белән җиһазландырырга киңәш итәбез, бу башлангыч этапта янгынны сүндерү  һәм янгын таралуны булдырмас өчен кирәк, - дип билгеләп үтә Питрәч районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Максим Лобода.

Кадерле питрәчлеләр, сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез. Якташларыбызны  коточкыч бәла белән үзләрен генә  калдырмыйк. Бүгенге көндә Горшуновлар гаиләсе кием-салым, азык-төлек һәм акчалата ярдәмгә мохтаҗ.
Әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен:  
Сбербанк картасы телефон номеры буенча: 89274769712 - Горшунов Николай Васильевич
Сбербанк картасы номеры: 6390 0262 9043 4682; Ак Барс Банк картасы номеры: 5209 3512 2654 6070 - Горшунова Лариса Анатольевна
Элемтә өчен Лариса Анатольевнаның телефон номеры: 89274298027.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса