Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тән ярасы төзәлсә дә, җан ярасы төзәлми

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы һәм “Аларның исемнәре мәңге күңелләребездә сакланыр” район проекты кысаларында, без “Безнең гаиләдә герой бар” дип исемләнгән хәтер акциясен дәвам итәбез. Укучыларыбыздан хатлар күп килә, әлбәттә, без моңа бик шат. Бүген сезнең игътибарыгызга тагын ике хатны тәкъдим итәбез. Аның берсен Ирина Сорокина юллаган, ул хатында үзенең бабасы Иван Николаевич Агеев турында язган. Икенчесе – Әлфия Низамовадан, Ленино-Кокушкино мәктәбенең дүртенче сыйныф укучысы Диләрә Низамова үзенең карт бабасы Галимҗан Ясовеевич Хәсәнов турында инша язган.

ЯРАСЫ ГОМЕРЛЕККӘ КАЛГАН
Минем бабам Иван Николаевич Агеев тумышы белән Рус Казысы авылыннан. Сугышка ул 1941 елда эләгә. Төньяк-Көнбатыш фронтының беренче армиясе аерым миномет батальонының 141 нче укчылар бригадасы минометчесы була. Бабай Мәскәү янындагы каты сугышларда катнашкан. 1942 елның 2 маенда Ромашово авылы өчен һөҗүмдә каты яралана: сул аягын пуля яралый, бот сөяге сына, ул Нижегородск өлкәсе Павлов шәһәренә 1743 нче хәрби госпитальгә җибәрелә. Яраланганнан соң бер ел урын өстендә ята. Аңа яңадан йөрергә өйрәнергә туры килә. Бабай II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Сугыштан соң, Рус Казысы авылында колхоз рәисе булып эшли, ферма, колхоз агротехникасы белән идарә итә. Әбием Анна Ивановна белән алар 50 елга якын гомер итәләр. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бабайның ярасы гомерлеккә кала. Иван Николаевич Агеев 70 яшендә вафат була.
ҖИҢҮНЕ ГОСПИТАЛЬДӘ КАРШЫ АЛА
Мин туганда карт бабам исән түгел иде инде. Әмма аның турында күп нәрсә искә төшерә: стенадагы фотосурәт, орден һәм медальләр, әтием һәм әбием сөйләгәннәр. Минем бабамның исеме – Галимҗан Ясовеевич Хәсәнов.
Сугышның беренче көннәрендә үк, ул бик яшьли фронтка китә. 1941 елның декабрендә Волхов фронтының 311 нче укчылар дивизиясенә взвод командиры итеп алына. 1942-1944 елларда 65 нче укчылар дивизиясендә комбат була. Кыш көне, юллар юк, армия бик авыр хәлдә кала. Шулай да, безнең Кызыл Армия Ленинград блокадасын өзә. Волхов фронтында сугышканда, карт бабай чолганышка эләгә, әмма зур булмаган отряд җитәкчелегендә үзенекеләр янына ерып чыга ала.
Минем карт бабай яраланган иптәшен күтәреп барганда, аңа снайпер пулясы тия. Бабай каты яралана. Аны Иваново шәһәренә хәрби госпитальгә озаталар, анда ул Җиңүне каршы ала да инде. Һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр аның өчен Җиңү көне яраткан һәм иң кадерле бәйрәм була. Бабамның истәлеге булып аның ике Кызыл Йолдыз ордены һәм күпләгән медальләре саклана.
Минем бабам акыллы һәм гадел кеше була. Сугыштан соң җаваплы урыннарда эшли, кешеләргә ярдәм итә. 1959 елда  карт бабам Галимҗан Ясовеевич Питрәч райкомының икенче секретаре була. Ул Питрәч районының мактаулы гражданины. Минем бабам турында Павел Апушев китабында язылган. Безнең бөтен гаилә бабабыз белән горурлана, чөнки ул Ватаныбыз өчен көрәшкән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса