Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тогашевода Шотландия сыерлары асрыйлар

Хәзерге вакытта районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча комплекслы программа эшләнә. Шул уңайдан без район фермерлары белән танышырга һәм аларның ничек яшәүләре, нинди ярдәмгә исәп тотулары турында белергә булдык. Бүген без сезгә Тогашево авылыннан Михаил Ульяновның шәхси ярдәмче хуҗалыгы турында сөйләячәкбез.

Сөт - табигать тарафыннан балаларны ашату өчен булдырылган махсус ризык, шуңа күрә ул уникаль үзлекләргә ия. Составында җиңел үзләштерелә торган майлар, аксым, углевод, минераль матдәләр һәм витаминнар булуы аркасында, ул кешегә туклану өчен аеруча кыйммәтле продукт булып тора. Михаил Ульянов шәхси ярдәмче хуҗалыгында сирәк токымлы сыерлар һәм кәҗәләр үрчетә, алар биргән продукциянең сыйфаты да гадәттәгедән югарырак. Ул терлекчелек белән беренче ел гына шөгыльләнми. Тогашево авылында үз эшен биш ел элек башлап җибәргән. Вакытның күп өлешен ул ветеринария табибы буларак эштә үткәрә, ә шәхси хуҗалыкта кәҗәләр һәм сыерларны карарга гаиләсе: әти-әнисе, хатыны һәм туганнан туган энесе булыша.
Ульяновлар үз хуҗалыкларында бүгенге көндә берничә сирәк токымлы кәҗә һәм сыер асрыйлар.
- Бездә альп токымлы сөт кәҗәләре бар. Альп кәҗәләренең сөте уникаль составлы, аның бернинди исе дә юк, ә тәме буенча аны сыер сөтеннән аерып булмый. Алардан тыш, Волгоград өлкәсеннән алып кайткан тагын ике гади кәҗәбез һәм Британия токымлы кәҗәләребез бар. Британия токымлы кәҗә йоны Оренбург кәҗәсенекенә караганда яхшырак мамыклана. Аларның йоннарыннан шәл һәм бияләйләр бәйлибез, - дип сөйләде безгә Михаил Ульянов.
Фермер әйтүенчә, әлегә бәйләнгән әйберләр сату белән шөгыльләнмиләр, чөнки моның өчен кәҗәләрнең баш саны җитәрлек түгел. Гадәттә, йон әйберләрне туганнары һәм якыннары алып бетерә.
Яшь фермер хуҗалыгында айршир токымлы сыерлар да бар. Аларны беренче тапкыр Шотландиядә Айршир графлыгында үрчеткәннәр. Аларны безнең климат шартларында да тотарга мөмкин, чөнки алар карлы һәм салкын кышларны җиңел кичерә. Шулай ук әлеге токымлы сыерларның өстенлекле яклары бар, алар тиз аталана һәм буазлык чорын җиңел кичерә, алардан сау-сәламәт, нык бозаулар туа.
- Өчне бозаулаган шотланд сыеры якынча 33 литр сөт бирә (майлылыгы 5,4 процент). Безнең шундый ике сыерыбыз бар. Икенче сыерның савымы бераз азрак, бу аның беренче тапкыр гына бозаулавы белән бәйле, - дип билгеләп үтте фермер.
Ульяновлар азык өчен ашлык сатып ала, ә печәнне үз техникалары белән чабалар. Яшь кәҗәләр һәм сыерларның рационына, нигездә, хуш исле үләннәр керә.


Айршир сыерларының сөтендә соматик күзәнәкләр минималь күләмдә.
- Сөтнең соматикасы югары булганда, ул инде югары сорт булып санала алмый, - дип аңлатты безгә фермер. - Моннан тыш, сөт составында чиста, җиңел үзләштерелә торган сөт аксымы да бар. Гади сыерлар белән чагыштырганда, айршир сыерларының молекуляр дәрәҗәдә май шарлары ваграк. Нәкъ менә шушы сыйфатлар аркасында аларның сөте күпкә яхшырак үзләштерелә. Зур җитештерүчеләр айршир токымлы сыерларны балалар ризыгы әзерләү өчен махсус асрыйлар. Татарстанда хәзерге вакытта бу токым белән шөгыльләнүчеләр юк. Без сөттән май, эремчек, каймак һәм йогурт ясыйбыз, - дип сөйләде Михаил.
Фермер үзләренең уникаль терлекләренең баш санын арттыру һәм шул рәвешле файдалы сөт җитештерүне киңәйтү турында хыяллана. Сүз уңаеннан, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәменең төрле формалары турында ишетеп кенә белми - шәхси ярдәмче хуҗалык сөт терлекләрен асрауда ярдәм итү өчен билгеләнгән субсидияне ала. Әмма сыерларның баш санын арттырырга зур суммалар алу өчен республика, район программасында катнашырга җыенмый, кәгазь эше куркыта, ди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: АВЫЛДА БИЗНЕС