Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тол калганнарга тормыш иптәшенең пенсиясен алу тәртибен аңлаттылар

Тормыш иптәше гүр иясе булган тол ир яки хатын үзенеке урынына аның зуррак күләмдәге пенсиясен ала башларга мөмкин.

Пенсия яшендәге яки инвалид булып танылган кеше генә мондый мөмкинлектән – туендыручысын югалту буена пенсиягә күчү (рәсми телдә шулай дип атала бу) мөмкинлегеннән файдалана ала.

Әмма кайвакыт мондый күчеш отышлы булып чыкмаска да мөмкин. “Туендыручыны югалту буенча пенсиягә үзгәрми торган күләмдәге өстәмә  картлык буенча пенсиягә өстәмәдән 50 процентка кимрәк. Шуңа күрә ялгыз калган кеше пенсияне үлгән иренең (хатыны) пенсиясе күләмендә үк алмаячак”, – дип аңлатып үткән Россия Пенсия фонды белгече.

Моннан тыш үлгән ир ( хатын) пенсиясенә күчкәндә, махсус өстәмәләр (мәсәлән, төньяктагы яки авылдагы эш стажы) дә түләнелми, 80 яшькә җиткәч, пенсия дә артмый икән.

Пенсия фонды белгече тагын шуны билгеләп үткән: туендыручыны югалту буенча пенсия билгеләү өчен үлгән ирнең (хатынның) иңдивениесендә булуын яки тормыш итәргә акча чыганагын югалту фактын расларга кирәк. Димәк, тол калган, әмма эшләүче пенсионерлар мондый мөмкинлектән мәхрүм.

Шул ук вакытта тормыш иптәшенең пенсиясенә күчкән кеше теләсә кайсы вакытта картлык буенча пенсиясенә кире кайта ала. Моның өчен гариза язып тапшырырга гына кирәк.
 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса