Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Тормыш кыенлыклары безне чыныктырды гына”

Март башында Шәле авылында яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Йосыф Хәсән улы Шаһивәлиевка 90 яшь тулды, ул гомере буе бөтен республикага данлыклы Вахитов исемендәге колхозда хезмәт куйган. Тормышта ни генә күрсә дә, ул һәрвакыт көр күңелле булып калган. Тормыш сынаулары аны сындырмаган, ә киресенчә чыныктырган, көчле булырга өйрәткән.

Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа бары 15 яшь кенә була. Әлбәттә, ул фронтка соңрак киткән. Аны 1943 елда сугышка алалар.

- Ничек повестка алганымны яхшы хәтерлим, бу 1943 елның ноябрь-декабрендә булды, - ди Йосыф Хәсәнович. -- Без җәяүләп Арчага юл тоттык. Күбебезнең аягында чабата. Яшь идек, фронтка ашыктык. Ә безгә командир "Ашыкмагыз, анда бер дә җиңел түгел" дигән иде.

Өйрәнүләр үткәннән соң, формалы киемнәр кидек, безне эшелон белән Брестка кадәр алып киттеләр. 137 нче запастагы укчылар батальоны - пехотага билгеләделәр. Иртән "Шаһивәлиев (тагын 12 кеше) бер рәт алга чыгыгыз" дигән команда яңгырады. Менә шулай җәйге частька килеп эләктем һәм анда авиакорал белән тәэмин итү мастеры булып хезмәт иттем. Әгәр пехотага эләккән булсам, беренче пуля минеке булган булыр иде, чөнки без яңа килгәннәр идек, солдат тәҗрибәсе юк иде.

Йосыф абый өчен сугыш Германиянең Морин шәһәрендә тәмамлана. Ул 1951 елның 9 апрелендә генә өенә әйләнеп кайта. Аның намус белән фидакарьләрчә хезмәт итүен бик күп бүләкләре раслый, ул "Берлинны алган өчен" медале, геройларча штурмда һәм Варшаваны азат итүдә катнашканы өчен медаль, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңүдә катнашкан өчен" медале, Жуков медале белән бүләкләнгән. Советлар Союзы маршалы, хәрби баш командующий Иосиф Сталинның Лодзь шәһәрен азат итүдә катнашканы өчен белдергән рәхмәте аеруча игътибарга лаек бүләк булып тора. Барлык бүләкләр һәм рәхмәт хатларына Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Эдуард Дияровның котлау открыткалары да өстәлде. Район башлыгы Йосыф Хәсәновичны олы юбилее белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен җиткерде, аңа исәнлек-саулык, тыныч картлык теләде.

- Ул вакытта яз бик җылы килде, - дип искә ала Йосыф Хәсәнович. - Кыр эшләренең гөрләгән чагы иде. Мин шул чакта эшкә кушылдым. Аннан соң гомер буе колхозда эшләдем, ат җиктем. Төзелештә эшләдем. Өйгә әйләнеп кайтып, бер ел узгач, өйләндем. Нәгыймә белән без искиткеч ике кыз - Әминә һәм Нәсфияне тәрбияләп үстердек. Мин алар белән бик нык горурланам.

Ирле-хатынлы Шаһивәлиевларның хәзер алты оныклары һәм унбер оныкчыклары бар. Йосыф абыйның кызлары сүзләренә караганда, аның оныкчыклары тагын булачак әле, чөнки бер оныгы өйләнмәгән икән әле.

- Шактый өлкән яшьтә булуларына да карамастан, әти-әниебез йорт эшләрен үзләре башкара, - диде Әминә Йосыф кызы. - Әлбәттә, без аларның исән булуларына куанып бетә алмыйбыз, без бик бәхетле. Алар да безнең өчен куанып, шатланып яшиләр. Әти бик авыр тормыш кичергән булса да нык, көчле булып кала белгән. Ул безгә һәрьяктан үрнәк һәм олы терәк булып тора.

Әйе, Йосыф Хәсәновичның тормышы җиңелләрдән булмаган. Әтисен 10 елга реприссиялиләр, өйләрен тартып алалар.

- Өйнең бөтен бүрәнәләрен сүтеп, Югары Дәүләтъярга күчерделәр, - дип искә ала Йосыф абый, - аннан соң кемгәдер бирделәр. Бар әйберебезне алып бетерделәр, хәтта атыбызны да. Безгә элек ат яшәгән абзарда яшәргә туры килде. Безне кулаклар дип исәпләделәр. Өйгә килеп ничек тентү үткәрүләрен яхшы хәтерлим. Күрәсең, әнием бернәрсәсез калмас өчен идән астына мендәр һәм самавырны яшергән булган. Бер хатын-кыз идән астына төшеп караганнан соң, анда бернәрсә дә юк дип менгән. Ә икенчесе аңа ышанмыйча үзе тикшереп карарга уйлаган, һәм шунда әнием яшергән әйберләне алып чыккан. Шулай итеп аларны да бездән тартып алдылар.

Нәрсә генә булуына да карамастан, алар исән калалар. Күп еллардан соң, 1975 елда Йосыф абый йорт салып чыга, бүгенге көндә дә шунда яшиләр. Әлеге йорттан җылылык, яктылык бөркелә, анда шулкадәр уңайлы булуы сизелеп тора. Йосыф абый иске йортта тормыш корып, ничек яшәүләрен искә алды. Алар кыш өчен утынын да хәзерләгән, суын да ташыган.

- Мичкә учак кабызып җибәрү өчен чыра әзерләргә туры килде, - ди ул. - Кич утырып, чыра әзерли торган идек. Тәрәзә артларында тычканнар йөргәнен хәтерлим, аннан соң безгә җил өрмәсен өчен тәрәзәләрне төрле материаллар белән җылытырга туры килә иде.

Кайнар су һәм салкын су белән бернинди кыенлык кичермәүче, бөтен уңайлыклары булган йортларда яшәүче хәзерге буын кешеләренең егерменче гасыр башы буыны вәкилләренең күпме кыенлыклар, коточкыч югалтулар, сугыш һәм үзгәрешләр кичерүен күз алдына да китерә алмыйдыр, мөгаен. Шундый тормыш аларны чыныктырган, авырлыкларны җиңеп чыгарга көч биргән. Шуңа да алар тормышның кадерен белеп яшиләр дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X