Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормыш максаты – кешеләрне ярату, күңел күтәренкелеге

Ленино-Кокушкино авылында яшәүче педагогик хезмәт ветераны Нәҗмиева Мәдинә Шиһап кызына 29 сентябрьдә 90 яшь тулды. Шушы көннәрдә аны әлеге истәлекле көн белән район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиуллин һәм район социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллина тәбрикләп кайтты. Алар ветеранны бүләкләделәр һәм тагын озак еллар сау-сәламәт гомер...

Безнең каршыда олы яштә булуына карамастан, шат күңелле, көр рухлы ханым утыра. Тик бу аның тормышы бер кайгысыз, җиңел үткән дигән сүз түгел әле. Мәдинә апа авыр тормыш юлы үтә. Бер гаиләдә унөч бала үсәләр алар. Ачлы-туклы балачак, әти-әнисенең кулак дип сөргенгә сөрелүе, ун ел балалар йортында яшәү - барысын да күрергә туры килә аңа. Ул елларны күз яшьләрсез искә дә төшерә алмый ул. Бигрәк тә сугыш елларын, анда үлеп калган туганнарын искә алганда авыр сулап ала. Тик шуңа да карамастан, аның йөрәгендә кешеләргә, тормышка карата мәхәббәт сүнмәгән. Ул беркемгә дә усаллак теләми, тормышны, яшәешне үлеп ярата. Шуңа күрә дә Мәдинә апага туксан яшьне биреп тә булмый. Ул үзенең яшеннән күпкә яшьрәк күренә. Шуның өстенә ул укырга бик ярата, бигрәк тә үзенең бертуганы Афзал Шамовның хикәяләрен үз күрә (кызганычка каршы быел ул үлеп китә). Шулай ук медицина буенча китаплар укырга ярата. Бигрәк тә сихәтләндерүче Норбековның китаплары күңеленә хуш килә. Аның һәр иртәсе күнегүләрдән башлана. Әлеге күнегүләр һәм физкультура аңа кәефен күтәрергә һәм сәламәтлеген сакларга ярдәм итә. Күптән түгел генә ул егылып травма ала. Тик күнегүләр һәм якын кешеләре Феопентова Светлана Алексеевна һәм аның кызы Елена ярдәмендә тиз аякка баса.
Ветеран алар белән 2001 елда таныша һәм шуннан бирле аерылмый да диярлек. Мәдинә апа аларны туганнарыннан да артык күрә. Үзенең туганнары үлеп беткән, шулай булуга карамастан, ул үзен ялгыз хис итми, Феопентовлар гаиләсе һәрвакыт аның янында. Аның фатирыннан элеккеге укучылары, хезмәттәшләре дә өзелеп тормый. Ул 15 ел Ленино-Кокушкино мәктәбендә эшли. Белгечлекне ул Свердловск педагогика училищесында ала. Бирегә әти-әниләре сөргеннән кайткач эләгә. Аның белән бергә абыйсы һәм сеңлесе укый. Училищены бетергәннән соң ул бер авыл мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлый. Тормыш сукмаклары аны Питрәч районына алып килә. Биредә ул Ленино-Кокушкино авылы мәктәбенә геграфия укытучысы булып эшли башлый. Анда лаеклы ялга кадәр эшли. Укучылары арасында район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин да булуын зур горурлык белән искә ала.
- Мин балаларны бик яратам, - дип елмая ул. - Хәзер дә аларны күрсәм чын күңелдән кочып ялам. Тормышымдагы иң бәхетле чагым - мәктәптә укыткан елларым. Укучыларым - минем тормыш шатлыкларым.
Мәдина апа укытучылык хезмәтенә 36 ел гомерен биргән һәм моның белән бик горурлана. Бүген дә укчыларына бәхет, иминлек теләп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса