Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып яшиләр

Кайберәүләр авылда хайван асрауны файдалы шөгыль түгел дип саный. Кемдер бу хезмәтнен авырлыгыннан курка. Икенче берәүләр сөт һәм ит җитештерүчеләр статусында булуга караганда аны кулланучылар ролен генә үтәүне өстен күрә. Әмма теләк булганда, килеп туган проблемаларны хәл итү өчен мөмкинлек һәм көч табарга була. Авыл хуҗалыгында эшләргә омтылучы тырыш, инициативалы кешеләр безнең районда да аз түгел: 12 меңгә якын гаиләнең шәхси ярдәмче хуҗалыгы бар. Бүген без сезгә Чыты авылыннан Абдуллиннар гаиләсе турында сөйләячәкбез.

- Мин яшьләрнең шәһәргә китүенә, аннан да бигрәк, эш юк дип зарлануына бик гаҗәпләнәм. Эшләгән кешегә авылда эш һәрвакыт җитәрлек, - ди гаилә башлыгы Миңнулла абый Абдуллин.
Бу хезмәт сөючән гаилә, авыл хезмәтенә алар балачактан ук өйрәнгән. Ул озак еллар колхозда эретеп ябыштыручы булып эшләгән, шул ук вакытта үз абзарларында да терлекне һәрвакыт күпләп асраганнар алар. Үз көченә ышануы һәм егетләрчә тәвәкәллеге ана шәхси ярдәмче хуҗалыгында да эшләрне гөрләтеп алып барырга ярдәм итә. Республика ярдәме белән алар хуҗалыкларын киңәйтәләр, хәзер тугыз савым сыерлары бар.
- Бар да яхшы, республика программасында катнаштык, белгечләр үзләре килде, мөмкинлекләребезне бәяләделәр, нәтиҗәдә, без тагын берничә сыер сатып алдык, саву аппараты бәясенең күп өлешен район кайтарды, хәзер терлек азыгы сатып алган өчен тагын бер субсидия көтәбез. Бернинди проблема юк, - ди Миңнулла абый.
Хатыны Рәүфә апа аны һәр эштә хуплап тора. Алар үз продукцияләрен Казанга алып барып саталар.
- Безнең сөтне бик яраталар, даими клиентларыбыз бар, алар белән без һәрвакыт элемтәдә торабыз. Кемгә эремчек, кемгә каймак кирәк – заказ буенча китерәбез! Товарны беркайчан да кире алып кайткан юк. Бар да әйбәт, Аллага шөкер, - ди хуҗабикә.
Эштән курыкмыйлар алар, әллә шунамы нинди генә сорау бирсәм дә, бер генә зарлану сүзе дә ишетмәдем. “Ә азык белән ничек, аны үзегез әзерлисезме, сатып аласызмы? Бу бит бик авыр хезмәт... " - дип сүз башлап карыйм мин.
- Иии, кояшлы җәйге көндә болында печән чабунын нинди ләззәт икәннен белсәгез иде?! – дип бүлдерде мине Рәүфә апа. - Бензокосилка белән генә чабабыз бит инде хәзер печәнне, ә аны алып кайтырга, өяргә инде балалар булыша. Алар бит безнең бишәү, шәһәрдә яшиләр, мондый зур эшләр вакытында, барысы да кайталар, өмәгә җыелган шикелле җыелабыз, арырга өлгермибез дә, - ди ул һәм янә бернинди дә авырлыклар юк дип кабатлый.
- Менә Әфганстанның ташлы үзәннәрендә һәр көнне бер дустын үлеп калуы авыр, хатының бик яшьли вафат булуы бик авыр яки ике кечкенә балаңны кочаклап бик яшьли ирсез калуы бик авыр ул... Калганы аның авырлык түгел, тормыш кына, - ди Миңнулла абый.
Әнә шулай гомер итә бүген Абдуллиннар гаиләсе, бүгенге һәм иртәнге тормышларын үз куллары белән төзиләр, киләчәкләрен булдыралар. Сүз уңаеннан, алар киләчәккә дә ышаныч белән карыйлар. Мондый гаиләләр - авылның тоткасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: АВЫЛДА БИЗНЕС