Тоткыннар да хәбәрдар
Күптән түгел район Пенсия фонды идарәсе Пановка төзәтү колониясенә чираттагы күчмә клиент хезмәте белән баруны оештырды. Анда хөкем ителгәннәр арасында пенсия законнары буенча аңлату эшләре алып барылды. Консультация сорап 39 кеше мөрәҗәгать итте. Аларны пенсия билгеләү, түләү, кабат исәпләү, индексацияләү һәм бер тапкыр бирелә торган түләү мәсьәләләре кызыксындырды. Барлык тоткыннар...
Күптән түгел район Пенсия фонды идарәсе Пановка төзәтү колониясенә чираттагы күчмә клиент хезмәте белән баруны оештырды. Анда хөкем ителгәннәр арасында пенсия законнары буенча аңлату эшләре алып барылды.
Консультация сорап 39 кеше мөрәҗәгать итте. Аларны пенсия билгеләү, түләү, кабат исәпләү, индексацияләү һәм бер тапкыр бирелә торган түләү мәсьәләләре кызыксындырды. Барлык тоткыннар да идарә белгечләреннән төпле җаваплар алды.
- Хезмәт хакы буенча пенсияне кабат исәпләргә буламы? - дип сорады картлык буенча пенсия алучы тоткын Госман. Аңа барлык кирәкле документларны җыеп тапшырганнан соң, мөрәҗәгать иткән айның икенче аеннан пенсия кабат исәпләнеп бирелә.
Яшь тоткыннарны башка сораулар кызыксындырды. Мәсәлән, 22 яшьлек Владимир туендыручысын югалту буенча социаль пенсия ала. Ул апрельдә индексациядән соң пенсиясенең күпмегә артуы турында сорады. Идарә белгече пенсиянең 17,1 процентка артуын, ягъни аның социаль пенсиясе 631 сум 39 тиенгә артуын хәбәр итте. 1994 елгы Руслан эшкә урнашкан очракта, федераль социаль өстәмә түләүләр алачакмынмы, дип кызыксынды. Ул әлеге өстәмә түләүнең эшкә сәләтсезләргә генә түләнүен белде.
Пенсия законындагы үзгәрешләр белән тоткыннар гына түгел, ә колония хезмәткәрләре дә кызыксынды. Барлык сорауларга төпле җаваплар бирелде. Төзәтү колониясенең төп бинасында консультациядән тыш, пенсия тематикасы стенды да яңартылды.
Бу көнне күчмә клиент хезмәте Пановка авыл җирлегендә дә булды. Анда гражданнарны кабул итү буенча консультация һәм пенсия законы мәсьәләләренә аңлатма бирү пункты эшли. Авыл җирлеге бинасында да стендлар яңартылды, пенсия тематикасына газеталар, брошюралар һәм лифлетлар яңартылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 май 2022 - 13:29Татарстанда Сабантуйлар кайчан узачагы билгеле Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.12200
-
16 май 2022 - 08:53Питрәч районында җылыту сезоны ябык дип игълан ителде Тышкы һава температурасы 5 көн дәвамында +8 градустан югары булу сәбәпле16200
-
16 май 2022 - 08:17Питрәч районында Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовның бюсты куелачак Бу хакта муниципалитет администрациясендә хәбәр иттеләр.16900
-
15 май 2022 - 10:38Күз тирәсендәге тапларның ни өчен куркыныч булуын аңлатканнар Бу хакта табиб-диетолог Аннан Белоусова сөйләде.30700
-
6 май 2022 - 17:22Питрәч районы яңалыклары
-
29 апрель 2022 - 14:34Питрәч районы яңалыклары
-
10 май 2022 - 05:10
-
16 май 2022 - 11:092022 елның II яртыеллыгына «Вперед» («Алга») район газетасына язылу дәвам итәБезнең белән калыгыз - трендта булыгыз!13700
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.208400
-
6 май 2022 - 10:52Газетага язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**306800
-
18 март 2022 - 11:18Питрәчлеләр шикәрне күпләп сатып ала башладылар Ясалма ажиотаж аркасында бәя дә кискен күтәрелә.273200
-
18 март 2022 - 08:37Быел Питрәч районында өч мәктәптә азык-төлек блогы яңартылачак Бу хакта район хакимиятендә хәбәр иттеләр.270500
-
18 март 2022 - 12:25Питрәч районында авыл хуҗалыгы машиналарының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр Тикшерү барышында тракторлар, чәчү агрегатлары һәм башка авыл хуҗалыгы машиналарын карадылар.269400
-
18 март 2022 - 14:54Бер атна эчендә Питрәч юлларында 18 юл-транспорт һәлакәте булган Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча ЮХИДИ бүлеге юл хәрәкәтендә катнашучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвен сорый.266100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика