Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Төп максат - халыкның иминлеге»

Безнең районга эш визиты белән ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров килде.

Ул район Советының хисап сессиясендә катнашты. 2020 ел - республикабыз һәм безнең район өчен юбилей елы. Алда әле безне бик күп яңа һәм кызыклы вакыйгалар көтә, узган ел да безгә уңышлар китерде, илебез белән бергә югары биеклекләргә дә күтәрелдек, уңышсызлыкларга да юлыктык, икмәк үстердек, балалар бакчалары ачтык, мәдәният йортлары ремонтладык һәм торгыздык, мәктәп төзергә керештек, гаҗәеп фестивальләр уздырдык... Районның спорт данын якладык, дәрәҗәле кунаклар кабул иттек... Хисап сессиясендә район башлыгы Илһам Кашапов узган елга нәтиҗәләр һәм агымдагы елга планнар турында сөйләде.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе безнең районга визитын сугыш ветераны Михаил Васильевич Козлов янына барудан башлады. Быел без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу коточкыч сугыш турында без бүген бары тик китаплар, фильмнар һәм ветераннарыбызның истәлекләре буенча гына беләбез. Гомерләрен куркыныч астына куеп безгә тыныч тормыш бүләк иткән кешеләр кимегән саен бу хатирәләрнең кыйммәте арта бара. Бүгенге көндә безнең районда 12 сугыш ветераны яши. Алар белән очрашу - ватаныбыз тарихы белән очрашу. Аларның истәлекләре - ул сугышның чып-чын тарихы.
Михаил Васильевич тумышы белән Ыксуар авылыннан, ул унынчы сыйныфта нибары ун көн генә укып калган.
- Укулар беренче октябрьдән башланды, ә инде унысы миңа повестка бирделәр. Бу 1944 елда, 1951 елга кадәр хезмәт итәргә туры килә, дип сөйләде безгә Михаил Васильевич. Мондый хатирәләр аның күңелен әрнетә. Ул һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән. Десантчы Михаил Козлов 40 тапкыр парашюттан сикергән. Сугыштан соңгы вакытта, хәрби әсирләрне саклап, немец телен яхшы гына өйрәнгән, һәм бу аның алдагы тормышында кирәк булган. Сугыштан соң ул махсус белем ала һәм гомере буе мәктәптә эшли – балаларга немец телен укыткан.
Әсгать Әхмәт улы һәм Илһам Миңнехан улы белән бергә ветеранны якынлашып килүче бәйрәм белән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская да котлады. Михаил Васильевич Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә билгеләнгән «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медале белән бүләкләнде.
Ел саен безнең районда яңа спорт объектлары төзелә. Соңгы җиде елда тугыз яңа универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. 2018 елда заманча «Сула» йөзү бассейны, быел чаңгы базасы эшли башлады, ә кичә район кунаклары «Мишә» яңа спорт комплексы ишекләре янында символик кызыл тасманы кистеләр. Ул универсаль спорт залларын төзү буенча республика программасы кысаларында төзелде.
- Комплекста баскетбол, волейбол, милли көрәш белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Беренче катта спорт һәм тренажер заллары, икенче катта бокс һәм көрәш белән шөгыльләнү залы урнашкан. Комплекс уңайлы киенү-чишенү бүлмәләре һәм барлык кирәкле мебель белән җиһазландырылган. Тренерлар штабы формалаштырылды, - дип сөйләде спорт комплексы мөдире Фәрхәт Фәйзуллин.
Әсгать Сәфәров яңа спорт залында уенчыларга беренче тупны ыргытты, спорт комплексында тәрбияләнүчеләрне сәламләде, районның танылган спортчылары, күп тапкырлар призерлар, дөнья чемпионнары Фәрхәт Фәйзуллин, Артур Макаров, Александр Дормидонтов һәм армреслинг буенча танылган тренер Сергей Блохин белән танышты. Сүз уңаеннан, ул яңа спорткомплекста да балалар белән тренировкалар үткәрәчәк.
Район кунаклары безнең предприятиеләр продукциясе күргәзмәсенә дә, Питрәч балалары һәм яшьләре казанышларына да зур игътибар бирделәр. Күргәзмә горурлык хисләре уятты – ул күпкырлы иде, анда шәхси эшмәкәрләр дә, сәнәгать мәйданчыклары резидентлары да, торак комплекслары вәкилләре дә катнашты.
Узган ел нәтиҗәләре турында төп доклад белән район башлыгы Илһам Кашапов чыгыш ясады. Узган ел нәтиҗәләре буенча республика рейтингында безнең район 9 нчы урында тора. 2018 ел рейтингы белән чагыштырганда, район инвестицияләр күләме, салым һәм салымсыз керемнәр буенча үз позицияләрен яхшыртты, хезмәт хакы артты. Торак тапшыру буенча безнең район республикада Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән кала өченче урында тора. Ә газлаштыру дәрәҗәсе буенча без ахырдан өченче. Илһам Кашапов моңа Әсгать Сәфәровның да игътибарын юнәлтте.
- Газлаштыру фонды аша тормышка ашырыла торган программалар буенча акча бүлгәндә торак тапшыру күләмнәре исәпкә алынмый. Бу алым яңадан каралыр дип ышанабыз, - дип билгеләп үтте ул.
Районның икътисадын һәм социаль өлкәсен үстерүне актив инвестиция эшчәнлеге тәэмин итә. 2019 елда «Эверест» компаниясе тарафыннан Ленино-Кокушкино авыл җирлегендә металл конструкцияләр җитештерү буенча проект уңышлы гамәлгә ашырылды. Яңа җитештерү цехы төзелде, станоклар сатып алынды, сәүдә мәйданы җиһазландырылды. Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 20 миллион сум тәшкил итте, 14 кеше эшкә урнаштырылды. Богородск авылында «Владимирова П.П.» крестьян-фермер хуҗалыгы тарафыннан бер гектардан артык мәйданда теплицаларда ел әйләнәсе чәчәк үстерү оештырылды. Инвестицияләрнең гомуми күләме 10 миллион сум тәшкил итте. 22 кеше эшкә урнаштырылды. «Званка» җитештерү-склад үзәге территориясендә «Амет групп» ҖЧҖ компаниясе тарафыннан 2019 елда металл тәрәзәләр һәм ишекләр җитештерү эше башланып китте. Җиһазларга инвестицияләрнең гомуми күләме 18 миллион сум тәшкил итте. 16 кеше эшкә урнаштырылды. Питрәч авылында «ЗПТ Полимер групп» ҖЧҖ полиэтилен торбалар җитештерү предприятиесе уңышлы үсеш ала. 2019 елда торбалар ассортиментын киңәйтү өчен җиһазлар сатып алынды. Өстәмә рәвештә 5 кеше эшкә урнаштырылды. Инвестицияләрнең гомуми күләме 17 миллион сум тәшкил итте.
Кощак авыл җирлеге территориясендә узган ел сәнәгать теплицалары җитештерү белән шөгыльләнүче корыч конструкцияләр заводы төзелде. Предприятие республиканың Әлмәт, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм башка районнарын теплица белән тәэмин итә. Хезмәт күрсәтү өлкәсе дә актив үсә.
Шунысы куандыра, чыгарылыш сыйныф укучыларының 11 фәннең 8е буенча БДИ нәтиҗәләре республика күрсәткечләреннән югарырак. Математика, физика, химия һәм биологиядән югары балл җыючылар саны арту куандыра. Бу тармакларга безнең республикада һәм районда ихтыяҗ зур.
Шулай ук Бөтенроссия олимпиадаларының республика һәм региональ этапларында җиңүчеләр саны 1,5 тапкырга диярлек артуны да билгеләп үтәргә кирәк. Без моны югары бәялибез, игътибар белән күзәтәбез, һәм бу сан артыр дип өметләнәбез.
- Район халкы саны арту белән бәйле рәвештә, мәктәпкәчә һәм мәктәп белемен һәркем ала алырлык итеп тәэмин итү проблемасы кискен тора, бигрәк тә Көек авылы торак комплексларында, анда бүгенге көндә 863 мәктәпкәчә һәм 823 мәктәп яшендәге бала яши. Балалар бакчаларына чират район буенча тулаем 2 337 кеше тәшкил итә (0 яшьтән 7 яшькә кадәр). Көектә мәктәп төзелеше хәлиткеч мәсьәлә булып тора, - диде район башлыгы.
Демографик хәл уңай тенденцияләр белән билгеләп үтелде: - туучылар саны артты, үлүчеләр кимеде. Сабыйлар арасында үлүчеләр саны кимүгә ирешә алмадык, хастаханә кадрлар белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителмәгән.
Хисап елында мәдәният учреждениеләре зур уңышлар белән тәмамлады: Надеждино авыл мәдәният йортының «Надежда» вокаль ансамбле «халык», район мәдәният йортының «Непоседы» театр студиясе «үрнәк» дигән исемгә лаек булды. Кощак авыл мәдәният йорты «Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты» республика конкурсында 2 нче урынны яулады, — дип сөйләде район башлыгы Илһам Кашапов.
Әсгать Сәфәров Питрәч районы гадәти авыл хуҗалыгы территориясеннән шәһәр читендәге торак төзелешенең җәлеп итә торган районына әйләнүен билгеләп үтте.
Узган ел районда авыл хуҗалыгы тармагының тулаем продукциясе кимегән, эре мөгезле терлекләр саны кимегән.
- Уртача айлык хезмәт хакы күләме буенча район республика шәһәрләре һәм районнары арасында 14 урында тора. Районның 48 оешмасы минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк хезмәт хакы түли, 240 гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк, - дип тәнкыйть белдерде Әсгать Әхмәтович. Шул ук вакытта ул районның төзелештә, мәгариф өлкәсендә һәм демографик хәлне яхшыртуда уңышларын билгеләп үтте. Питрәч районы республика шәһәрләре һәм районнары арасында беренче урында. 2019 елда Питрәчтә 584 сабый дөньяга килгән.


Визит барышында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров питрәчлеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. ТР Президенты боерыгы белән районның социаль-икътисади үсешенә керткән хезмәте өчен район башлыгы Илһам Кашаповка Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде. РФ Мәгариф министрлыгы боерыгы белән яшь буынга белем бирү һәм тәрбияләү системасына зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Питрәч 2 нче мәктәбенең математика укытучысы Любовь Долгова РФ Мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләнде. ТР Президенты Указы белән республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә керткән шәхси өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Ак барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖнең бройлер цехы кошчысы Әминә Мөҗиповага һәм «Макс-Ойл» ҖЧҖ идарәчесе Рәфыйк Мөхәммәдиевкә «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Үзәкләштерелгән клублар системасы» кино хезмәте күрсәтү бүлеге мөдире Ирина Родновага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. ТР Президенты Указы белән халыкның сәламәтлеген саклаудагы казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Питрәч район үзәк хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең Шәле табиблык амбулаториясе стоматолог-терапевты Азат Гыйльмановка «Татарстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде.

Фоторепортаж: http://pestrecy-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса