Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тревога сигналын ишеткәч, нәрсә эшләргә?

Питрәч районында 28 мартта гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үтәчәк. Гражданнар оборонасының мөһим бурычы булып халыкка гадәттән тыш хәл турында хәбәр итү һәм аларны теге яки бу хәлдә үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлату. Моның өчен гражданнар оборонасы сигналлары файдаланыла, аларны вакытында хәбәр итү нәтиҗәсендә гадәттән тыш хәлләрнең көтелмәгән нәтиҗәләрен туктататырга ярдәм итә.

Гражданнар оборонасының биш сигналы бар: “Барыгызга да игътибар!”, “Һава тревогасы”, “Һава тревогасы тәмам!”, “Радиация куркынычы”, “Химик куркыныч”.
Барыгызга да игътибар!
“Барыгызга да игътибар!” – бу авария, катастрофа, бәла-каза, дошман һөҗүме куркынычы турында кисәткеч сигнал. Сигнал сиреналар кабызу, өзекле гудоклар, транспорт һәм башка чаралардагы, шул исәптән җәмәгать тәртибен саклау хезмәте һәм ЮХИДИ автомобильләрендә урнаштырылган тавыш көчәйткечләр аша бирелә.
Әгәр сез бу сигналны урамда ишетәсез икән урамдагы тавыш көчәйткеч янына барып, хәбәрне тыңларга тиеш, анда килеп чыккан хәл турында һәм бу хәлдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында төгәл мәгълүмат була. Әгәр урам сиренасын өйдә вакытта ишетәсез икән телевизорны яки радионы кабызып гадәттән тыш хәл турында һәм бу уңайдан алга таба ничек эш итәргә кирәклеге турындагы хәбәрне тыңларга кирәк.
Һава тревогасы
“Һава тревогасы” дошман һөҗүменең турыдан-туры янавы турында кисәтә. Әгәр сез өйдә икән, үзегез белән документлар, шәхси саклану чаралары, су һәм азык-төлек запасы алыгыз, су, газ һәм утны туктатыгыз, якындагы подвалга һәм башка саклану корылмаларына барып җитегез. Җәмәгать урыннарында хакимият, гражданнар оборонасы, полиция постлары буенча хәрәкәт итәргә кирәк. Теләсә кайсы очракта якындагы саклану корылмаларында яшеренергә кирәк, ә ул булмаганда – чокырда, өемдә. Шул ук вакытта гражданнар оборонасы органнары хәбәрен игътибар белән тыңларга кирәк.
Һава тревогасы тәмам
“Һава тревогасы тәмам” сигналы куркыныч бетүне аңлата. Аны ишеткәннән соң, радионы кабызырга һәм хәбәр тыңларга, “Һава тревогасы” сигналы кабатлануга әзер булырга кирәк.
Радиация куркынычы
Радиация куркынычы - радиоактив матдәләрдән саклану өчен чаралар күрергә кирәк икәнлеген хәбәр итә. Бу сигнал буенча тукымадан ясалган тузанга каршы маска, мамык-марля повязкасы, противогаз киегез. Үзегез белән су, азык-төлек запасы, медикаментлар алыгыз һәм саклану корылмаларына яисә радиациягә каршы ышыклану урынына барыгыз. Андый корылмалар булмаганда таш бина яисә подвалларда сакланыгыз.
Химик тревога
Химик тревога сигналы - химик яисә бактериологик зарарлану куркынычы булганда яисә ачыкланганда бирелә. Бу сигнал буенча тиз генә противогаз, тәнне саклау чаралары киегез (алар булмаса, пленка материалларыннан, болонья типындагы куртка һәм плащлардан файдаланыгыз, резин аяк киеме, перчатка киегез) һәм саклану корылмасында ышыкланыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса