Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төркем-төркем булып чегәннәр йөри

Район авылларында тагын чегәннәр пәйда булды. Алар, кайчак, авылда яшәүчеләр белән аралашып, алдалап, төпсез коега утыртып китәргә дә күп сорап тормый.

Кешегә яхшылык эшләмә...
Мәсәлән, күптән түгел район эчке эшләр бүлеге кизү тору частена 1925 елгы өлкән яшьтәге бер ападан аны талаулары турындагы хәбәр килде. Богородскида торучы апаны талау схемасы бик гади була. Аның ишеген бала күтәргән яшь кенә хатын-кыз шакый. Эчәргә су сорый. Әби, аны-моны уйлап тормыйча, хатын-кызның сусаганын басарга теләп, ят хатынны өенә кертә. Хуҗабикә су алып килгәнче, теге хатын әбинең кесә телефонын, әле тагын термосын, күрәсең, карт кешегә кирәкми, дип чәлә. Аннары юкка чыга. Кая киткәне билгесез.
Мондыйларның эшләре пешүгә күбебезнең артык ышанучанлыгы, кешелеклелеге, ә кайчак, уяулыгы булмау ярдәм итә дә инде. Мошенниклар хәйләсенә бирешмәгез. Чегәннәрдән берәрсе очраса, сак булыгыз. Алар белән аралашмагыз, өегезгә кертмәгез. Авылыгызда йөрсәләр, тиз арада кизү тору бүлегенә хәбәр итегез. Безнең телефоннар: 02 яки 3-12-10.
Байлыгыңнан коры калма
Җәй көне велосипедлар югалу белән бәйле урлаулар арта. Мәсәлән, җәй башыннан Питрәчтә һәм Ленино-Кокушкинода дүрт урлау булган. Күпчелеге булмый да калырга ихтимал иде. Әгәр гражданнар милекләренә җаваплырак караган булса. Кайчак ата-аналар үзләре үк шушындый җинаятьләр өчен юл ача. Күңелләре бик үк дөрес булмаганнарга уңайлыклар тудыралар. Велосипедларын төнлә яки көндез дә күпфатирлы йортлар подъездларында һәм подвалларда калдыралар. Балаларына тиешле игътибар итмичә дә йөрүче ата-аналар бар. Ә балалар велосипедларын теләсә кая ыргытып калдыралар. Уенга мавыгып, велосипедлары турында оныталар. Югалгач кына исләренә төшә.
Мондый транспорты булганнарга бер киңәш бирергә телим: велосипедыгызның нинди икәнлеген исегездә калдырыгыз. Үзенә генә хас билгеләре, тамгалары бардыр. Әгәр юк икән, рамасында урын табып, берәр буяу белән буяп куегыз. Күп караклар вак-төяккә игътибар итми. Ә сез бу турыда үзегез генә беләсез. Эзләгәндә дә табуы җиңел була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса